Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение -Большекибякозинский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422083, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Большие Кибякози, ул. Большая, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-605-62-25 |
E-Mail: | 4041000003@edu.tatar.ru, |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Большекибякозинский детский сад Тюлячинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Султангараева Гульгена Гатаулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 22 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Новости Большекибякозинского детского сада
Г.Тукай туган көн/ День рождения Г.Тукая
Опубликовано: 26.04.2015Шагыйрьнең туган ягы — инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Монда әүвәл-әүвәлдән җирне урманнан яулап алганнар, җир азлыктан халык иза чиккән. Монда зур сулар, зур болыннар да юк, биек таулар, кыялар да юк. Казан артының исә төп матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында; кырыенда тал куаклары сыгылып утырган, су анасы яши торган буаларында; офык артыннан мәһабәт Алып батыр кул болгап торган сыман күренгән җил тегермәннәрендә; тау асларыннан кеше гомерен санап тыйнак кына челтерәп агып яткан чишмәләрендә. Тагы бу якта унтугызынчы гасырның мәшһүр «Таһир-Зөһрә», «Бүзьегет» поэмалары туган, монда, бу як халкында «Кыйссаи Йосыф» дигән мәшһүр поэма күп мәртәбәләр күчерелгән, кулдан -кулга йөргән. Шул төбәкнең Кушлавыч авылында 1886 елның 26(14) апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Габдулла Тукай дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана.
К списку новостей