Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение -Большекибякозинский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422083, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Большие Кибякози, ул. Большая, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-605-62-25 |
E-Mail: | 4041000003@edu.tatar.ru, |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Большекибякозинский детский сад Тюлячинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Султангараева Гульгена Гатаулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 22 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Новости Большекибякозинского детского сада
Янгын куркынычсызлыгы/ Пожарная безопасность
Опубликовано: 13.12.2024Бүген безнең балалар бакчасында Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча МОНД һәм ПР өлкән инспекторы Ленар Тимерханов булды Ул балаларга янгын куркынычсызлыгы турында сөйләдеСоңгы елларда янгын чыгу очраклары көннән - көн арта бара. Еш кына янгын чыгуның сәбәпчесе булып балалар тора. Шунлыктан мәктәпкәчә яшьтән үк балаларга ут, шырпы белән шаярырга ярамаганлыгын, янгын чыгуның коточкыч фаҗигаләргә китерергә мөмкинлеген аңлатырга кирәк.
Гаилә тәрбиясендә еш кына балаларның ут белән шаяруына игътибар бирелми. Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Бәхетсезлеккә өлкәннәр бу турыда оны-талар. Аннан бигрәк, кайвакыт алар үзләре үк балаларга шырпы белән уйнарга шартлар тудыралар. Шуңа күрә, сабый баланы өйдә ялгызын гына калдырганда, ата-аналар аны куркыныч астына куялар. Әгәр шунда кечкенә кулларга шырпы да килеп керсә, фаҗига котылгысызга әверелә.
Күп очракта кешеләр, бигрәк тә балалар, янгында югары температурада түгел, ә яну продуктларының агулы төтененнән тончыгып үләләр. Бу янгын вакытында нишләргә кирәклеген белмәүдән килеп чыга. Балалар янгын вакытында урамга чыгып йөгерәсе урынга өй эчендә яшеренәләр. Төтенле бүлмә эченнән балаларны эзләп табу бик кыен була.
Тәрбиянең асылы баланы һәрвакыт кулыннан җитәкләп һәрдаим тарт-калап торуда түгел. Ул ут белән уйнауның хәтәр булуы турында гап-гади хакыйкатьне үзләштерергә тиеш. Көнкүрештә янгын куркынычсызлы-гының элементар нормаларын балага кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк:
- балаларны янгын чыгу куркынычы булган предметлар һәм янгын чыгу сәбәпләре белән таныштыру;
- ут белән саксыз эш итүнең нинди фаҗигаләргә китерүе турында аңлату;
- кайбер янгын сүндерү чаралары турында күзаллау булдыру;
- утның гына түгел, төтеннең дә куркыныч булуы турында төшендерү һ.б.
Мәктәпкәчә чорда бала күп кенә кагыйдәләр, таләпләр, үз - үзеңне тоту нормалары белән танышса да, ул аларның ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңлап бетерми. Ләкин кайбер кагыйдәләрнең берсүзсез, һичшиксез үтәлергә кирәклеген алар белергә тиеш, чөнки аларның сәламәтлеге, исән-иминле-ге нәкъ менә шушы кагыйдәләренең үтәлү- үтәлмәвенә бәйле. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү шушы һичшиксез үтәлергә тиешле кагыйдәләргә керә.Сегодня в нашем детском саду побывал старший инспектор МОН и ПР по Сабинскому и Тюлячинскому муниципальным районам Ленар Тимерханов он рассказал ребятам о пожарной безопасности. Нередко причиной пожаров становятся дети. Поэтому уже с дошкольного возраста детям нужно объяснять, что нельзя шутить с огнем и спичками, что пожар может привести к страшным трагедиям. В семейном воспитании часто игнорируется шутка детей с огнем. Естественное влечение детей к огню не должно упускаться из виду родителями. Именно они первыми должны рассказать малышам о том, что Огонь-опасная сила, которая при неосторожном использовании может привести к страшным трагедиям. К несчастью взрослые об этом забывают. Более того, иногда они сами создают детям условия для игры со спичками. Поэтому, когда малыш оставляет ребенка дома одного, родители подвергают его опасности. Если туда попадут и спички в маленькие руки, то трагедия неизбежна.
К списку новостей