Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение -Большекибякозинский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422083, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Большие Кибякози, ул. Большая, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-605-62-25 |
E-Mail: | 4041000003@edu.tatar.ru, |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Большекибякозинский детский сад Тюлячинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Султангараева Гульгена Гатаулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 22 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Новости Большекибякозинского детского сада
"Авылымның нәни гүзәле"
Опубликовано: 02.11.20181 ноябрь көнне Олы Кибәхуҗа мәдәният йортында “ Авылымның нәни гүзәле” дигән бәйге булып үтте. Бәйгедә 5-10 яшьлек 8 кыз катнашты. Шул кызларның барысы да балалар бакчасында тәрбияләнеп чыккан, ә 4 кыз бугенге көндә дә балалар бакчасында тәрбияләнә. Кызлар төрле сынаулар үттеләр. Иң беренче бәйге “Минем биисем килә”. Бу бәйгедә 8 кызның һәрберсе аерым бию биеп күрсәтте. Кызлар бик оста бииләр, берсен дэ начар яктан күрсәтеп булмый.Икенче бәйге җитезлекне сынау бәйгесе иде. Бу бәйгедә кызлар бортеклеләр арасыннан тизлеккә борчакны аерып алдылар. 8 кызның 3се иң җитезләрдән саналды. Өченче бәйгедә кызлар музыкаль яктан сыналдылар. Һәр кыз бик матур итеп җыр җырлады, кайберсе шигырь сөйләде.Дуртенче бәйгедә кызлар әниләре белән бергәләп пешергән камыр ризыгы турында сөйләделәр. Кызларыбыз шулкадәр оста итеп тасвирлады, татып карамасак та авыздан сулар килде. Кызлар әзерләнгән арада өлкәннәр тамашачыларны үзләренең моңлы җырлары белән ял иттерделәр. Лилия Солтанова , Фәнзилә Миннебаева, Алия Кадирова, Золфия Ибрагимова, Мөнәвәр Мөхәмәдиев, Чулпан Нигмәтҗанова һәм 1 сыйныф укучысы Сирин Мөхәмәдиев үзләренең моңлы җырларын, ә Алия Әхмәтҗанова дәртле һинд биюен бүләк итте. Бәйге ахырында кызлар “Иң тапкыр кыз”, “Иң сөйкемле кыз”, “Иң мөләем кыз”, “ Иң шаян кыз”, “Иң акыллы кыз”, “ Иң уңган кыз”, “Иң нәфис кыз”, “ Иң талантлы кыз” дигән дипломнар , истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Авылыбызда гүзәл генә түгел, ә бик талантлы кызлар да үсеп килә икән.
К списку новостей