Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение -Большекибякозинский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422083, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Большие Кибякози, ул. Большая, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-605-62-25 |
E-Mail: | 4041000003@edu.tatar.ru, |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Большекибякозинский детский сад Тюлячинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Султангараева Гульгена Гатаулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 22 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Новости Большекибякозинского детского сада
Нәүрүз бәйрәме
Опубликовано: 22.03.201622 март көнне балалар бакчасында балаларга Нәүрүз турында төшенчә бирелде. Килгән балалар белән кечкенә генә бәйрәм дә үткәреп алдык. Иң чибәр, иң булган кызыбызны билгеләдек. Кызларыбыз бөтенесе дә чибәр, ләкин иң чибәре дип Ралинәбез табылды.
Нәүрүз – борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.Мәгълүм булганча, 18 гасырга хәтле татар халкы Яңа елны март аеның 21 ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә “Нәүрүз” дип аталган. Иранда һәм аңа күрше илләрдә яңа елны хәзер дә март аенда каршы алу гадәте яшәп килә. “Нәүрүз” сүзе фарсы-таҗик телендә “Яңа көн” дигән мәгънәне аңлата. “Нәү” – яңа, “рүз” –көн дип тәрҗемә ителә. Борынгы бәйрәмне кешеләр атна буе дәвам иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган –тумачага, күрше–күләнгә миһербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьләр, шәкертләр, балалар, өйдән-өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләгәннәр. Бу шәкертләрнең күңел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелләрен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар. Бу бәйрәмнең иң күңелле мизгелләренең берсе – Нәүрүзбикәне сайлау булган. Бу кыз – авылның иң чибәр, бар яктан да уңган-булган кызы булган.
Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз! Язгы гөрләвекләр сезгә эшегездә, укуыгызда бәхет–куаныч, саулык-сәламәтлек, шатлыклы көннәр алып килсен! Язгы бөреләр белән күңелегездә яхшылык, изгелек, матурлык чәчәк атсын! Язгы Яңа ел котлы булсын!
Пусть Науруз принесет нам света, тепла. Надежды счастья веры и многодобра! Науруз – обрядовый праздник татар.
К списку новостей