• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тукаевский
  • Школы
  • МБОУ «Семекеевская основная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Семекеевская основная общеобразовательная школа" Тукаевского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423881,РТ, Тукаевский р-н с. Семекеево, ул. Айдара Биктимерова, д. 44
Телефон: +7(855)-237-65-32
E-Mail: Ssmk.Nc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Семекеевская ООШ" Тукаевского муниципального района РТ
Руководитель: Сагитова Ляйсан Рахимовна
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: Школа 43 учащихся, Детский сад 10 воспитанников
У нас учат: 10 учителей и 2 воспитателя

Новости Семекеевской ООШ

Ата-аналар жыелышы

Опубликовано: 12.12.2012

 

“Иманлы бала тәрбиялик”

Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә шул исем астында ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта  район админстрациясеннән Сабитов  Х. Г.  һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Исаев Р. Р. лар катнашты.  Очрашуыбызның максаты иманлы бала тәрбияләүдә гаилә проблемалары,аларны чишү юллары турында сөйләшү иде. Минемчә, хәзерге катлаулы заманда, бөтен җирдә имансызлык хөкем сөргәндә, бу тема бик актуаль.

Бу көнне шулай ук, инде мәктәбебездә күңелле гадәткә әйләнгән, ”Хәйрия ярминкәсе” дә эшләде. Бу чара үзе үк укучыларыда мәрхәмәтлелек,иманлылык, игелеклелек тәрбияләүдә зур роль уйный, минемчә. Ата-аналар да, укучылар да бу чарада бик теләп катнаштылар. Ярминкәдә үзләре пешереп алып килгән ризыкларны, кул эшләрен саттылар. Җыелышта, ярминкәдән кергән 4500 сум акчага, Чаллы шәһәрендә урнашкан “Мәрхәмәт”балалар йортында тәрбияләнүче балаларга, кыш бабай күчтәнәчләре алырга дигән карар кабул ителде.

Җыелышыбызда беренче сүзне авылыбызның остабикәсе, балаларның яраткан мөгәлимәсе, үз вакытын кызганмыйча балаларыбызга иман нуры иңдерүче Рәмилә апага  бирдек. Ул “Ислам динендә бала тәрбияләү” дигән темага сөйләде.

Җыелышта бик күп темаларга карата ата-аналар белән бик җылы сөйләшү булды. Һәр көн радио, телевизор һәм гәҗит журналларда гел начарлык турында ишетәбез һәм укуыйбыз. Ә без менә матур күренешләр, матур гаиләләр турында сөйләштек. Безнең монда горурланырлыгыбыз бар. Мәктәбебез тарихында бер генә гаиләнең дә КДН, ПДН да, бер генә укучының да милициядә исәптә торганы юк. Районда тәрбиягә бала алган 13 гаиләнең 2 се безнең мәктәп хезмәткәрләре дә әле.

Укучылар “Минем бәхетле гаиләм” темасына презентацияләрен тәкъдим иттеләр.Шулай ук ата-аналарны уйланырга мәҗбүр иткән педагогик ситуатцияләрне дә, укчылар үзләре сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Бүгенге ата-аналар җыелышында сөйләшү, киләчәктә иманлы, мәрхәмәтле балар тәрбияләүдә ярдәм итәр дип уйлыйм.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: Исхакова А. А.



К списку новостей