Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Семекеевская основная общеобразовательная школа" Тукаевского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423881,РТ, Тукаевский р-н с. Семекеево, ул. Айдара Биктимерова, д. 44 |
| Телефон: | +7(855)-237-65-32 |
| E-Mail: | Ssmk.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Семекеевская ООШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сагитова Ляйсан Рахимовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | Школа 31 учащихся, Детский сад 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
Новости Семекеевской ООШ
Экологик дәрес
Опубликовано: 06.03.20172017нче ел – Россиядә экология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 6нчы март көнне мәктәбебездә 1-9нчы класслар өчен Бердәм экология дәресе узды. Биология укытучысы, Сагитова Л.Р. экологиянең нәрсә аңлатканын, табигатьне саклау-барыбызның да изге бурычы икәнен искә төшерде. Шулай ук экология, тирә-як белән бәйле булган проблемалар хакында, ул проблемаларның кешегә тәэсире, йогынтысы хакында да әйтелде. Табигатьне саклау өчен 2 юл бар: берсе – дәүләт законнары, икенчесе – экологик әхлак кагыйдәләрен булдыру. Тарих битләренә күз салсак, табигатьне саклау буенча дәүләт законнары Петр 1 патшалык иткәндә үк кабул ителгән, хәзерге көннәрдә дә бу законнар кабул ителеп тора, аларны бары тик үтәргә генә кирәк! Ә инде экологик әхлак кагыйдәләрен укучылар үзләре төзеп карадылар.
1. Мин табигатьтәге бар тереклек иясенә дә ярдәм итәрмен!
Укучылар бу кагыйдәләрне үтәүләренә ышандырып калдылар.
Дәрес азагында табигатьне саклау буенча Россия һәм дөньякүләм үткәреләсе чаралар, табигатьне саклау көннәре хакында әйтелде, укучыларга кечкенә генә викторина үткәрелде.
К списку новостей













