• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тукаевский
  • Школы
  • МБОУ «Семекеевская основная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Семекеевская основная общеобразовательная школа" Тукаевского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423881,РТ, Тукаевский р-н с. Семекеево, ул. Айдара Биктимерова, д. 44
Телефон: +7(855)-237-65-32
E-Mail: Ssmk.Nc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Семекеевская ООШ" Тукаевского муниципального района РТ
Руководитель: Сагитова Ляйсан Рахимовна
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: Школа 43 учащихся, Детский сад 10 воспитанников
У нас учат: 10 учителей и 2 воспитателя

Новости Семекеевской ООШ

Без ГТОга әзер! девизы астында районкүләм семинар

Опубликовано: 07.04.2016

7 нче апрель –Бөтендөнья сәламәтлек саклау көне уңаеннан Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Тукай муниципаль районы мәктәпләре директорлары семинары булып узды.

Балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, яшүсмерләрне физкультура һәм спортка тарту, аларны сәламәтлеккә зыян китерүче иң төп проблемалар –наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту кебек  яман гадәтләрдән саклау, бигрәк тә соңгы елларда ГТО нормаларын тапшыру – район мәктәпләрендә даими игътибар үзәгендә тора. Бу уңайдан районда күп төрле мавыктыргыч һәм файдалы чаралар уздырыла.

Сәмәкәй мәктәбендә үткәрелгән семинар  нәкъ шушы мәсьәләләрне күз алдында тотып оештырылган иде.Семинарга килүчеләрне яңа ремонт ясалган  күпфункцияле үзәк һәм спортзалда каршы алдылар. Мәктәп һәм мәдәният йорты  белән танышып чыкканнан соң кунаклар актлар залына  юнәлделәр. Мәктәп директоры Галимҗанов Миргасим Галимҗан улы сүзне беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Ул мәктәп директорларын мәктәп тарихы белән, укучыларның ирешкән уңышлары белән таныштырып үтте. Шуннан соң сәхнәдә балалар 7нче апрель – Сәламәтлек көненә багышланган тирән  эчтәлекле  әдәби – музыкаль чыгыш ясадылар. Балалар бакчасыннан башлап өлкән  классларга кадәр һәр баланың спорт яратуы һәркемне сокландырды, балалар чыгышы көчле алкышларга күмелде.

Бәйрәмнең икенче өлеше яңа ремонт ясалган спортзалда үтте. Башта укучылар берничә спорт төре буенча ГТО нормалары тапшырдылар. Районда  һәм мәктәптә үткәрелгән  спорт ярышларында да укучыларыбыз актив катнашып яхшы уңышларга ирешәләр.

Спортзалда кунакларыбыз пассив карап утыручылар гына булмадылар. Һәркем спорт киеменнән килгән , укучылардан калышмыйча ГТО нормалары тапшырдылар. Алар 3 спорт төрен сайлап, икесен мәҗбүри рәвештә бирделәр. Ир-атлар арасыннан 1нче урын Утяшов В.М, Борды мәктәбе директоры, 2нче урын – Марсалов Н.В., Мусабай-Завод мәктәбе директоры, 3нче урын – Галимҗанов М.Г., Сәмәкәй мәктәбе директоры. Хатын-кызлар арасыннан 1нче урын – Зайцева Л.Х., Иштирәк мәктәбе директоры , 2нче урын – Фролова Р.Р., Калмия мәктәбе директоры,  3нче урын – Исхакова Л.Д., Теләнче-Тамак мәктәбе директоры.

Ярышып көч сынашканнан соң ачык йөзле аш-су осталары кунакларны мул итеп әзерләнгән өстәл табынында тәмледән –тәмле  ризыклар белән сыйладылар.

Семинарда катнашучылар хуҗаларга рәхмәт әйтеп, күтәренке күңел белән таралыштылар. Семинар кызыклы һәм бик файдалы узды!

Авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшырту өлкәсендә даими кайгыртучанлык күрсәткән  район башлыгы Хазиев  Васил Гариповичка , район җитәкчелегенә  сәмәкәйлеләрнең рәхмәте чиксез зур!

 



К списку новостей