Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Абдуловская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Иске Абдул урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423882, РТ,Тукаевский район, с.Старое Абдулово , ул. Школьная, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-237-06-15 |
| E-Mail: | Ssabd.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старо-Абдуловская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Габидуллин Айнур Рафисович |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 56 учеников |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Абдуловская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Иске Абдул урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107
-
Хөрмәтле гүзәл затлар! 06.03.2013

Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклибез. Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез!
Бәйрәм белән!
-
Школа цифрового века 02.03.2013

За участие в общероссийском проекте "Школа цифрового века" наша школа, директор нашей школы Мавлявиев Нуриман Шайхенурович и учительница информатики Шакурова З.Г. награждены дипломами оргкомитета.
-
Класс җитәкчеләре конкурсы 28.02.2013

Новотроицк мәктәбендә узган "Класс җитәкчеләре" конкурсының финал турында безнең мәктәпнең химия-биология укытучысы Фарваева Фирүзә Мусавировна "Самый эрудированный" номинациясенә лаек булды. Аны чын күңелдән бу уңышы белән котлыйбыз.
-
"Патриотик җырлар" конкурсы 28.02.2013

Авыл мәдәният йортында үткән "Патриотик җырлар" конкурсында мәктәптән 9 нчы класс укучысы Сафина Чулпан һәм 5 нче класс укучысы Фарваева Гүзәл бик уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Әти, әткәй, әткәем... 21.02.2013

20 февраль көнне 1, 3 класс укучылары ярдәме белән әзерләнгән "Әти, әткәй, әткәем" дип исемләнгән кичә узды. Аны башлангыч класслар укытучысы Шайдуллина Кәдрия Салихзяновна әзерләде. Бәйрәмгә укучыларның әтиләре һәм Әфган сугышында катнашкан ветераннар чакырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.
-
Котлыйбыз! 21.02.2013

Иске Абдул урта мәктәбендә 27 ел гомерен математика фәнен укытуга багышлаган Зөлфия Галимҗан кызы Гыйльфанованың якты бәйрәме – 50 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз.
Зөлфия Галимҗановна!
Сез күп еллар дәвамында укучылар күңеленә ачкыч табып, аларга маяк булып алга әйдәүче, яктылыкка омтылучы мөгаллимә. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, күңел җылыгыз, кирәк чакта таләпчән булуыгыз, балаларның сәләтләрен ачуда бик нык ярдәм итә.
Бәйрәмегез белән котлап, сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларыгызның һәм якыннарыгызның яратуын, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.
Алдагы тормышыгызда һәр көнегез сөенечкә бай булып, үзегезнең зур уңышларга ирешүегезне телибез.
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакыт йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
-
Афганская война 17.02.2013

Состоялся утренник п о случаю 24-й годовщины выведения ограниченного контингента российских войск с территории Демократической Республики Афганистан.
-
Хуҗин Рамил 16.02.2013

Тыныч көннәрдә үзенең хәрби хезмәт юлын үткәндә 18 яшьлек Хуҗин Рамиль фаҗигале рәвештә һәлак булды. Безнең мәктәп укучылары аны бер минут тынлык белән искә алды.
-
Зарница 16.02.2013

Безнең мәктәпнең 7-8 класс укучылары Княз мәктәбендә үткән Зарница уенында катнашып, 3 нче урынны алып кайттылар.
-
Муса Җәлил 15.02.2013

15 нче февраль көнне классларда герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелде. 5 нче класста - КВН, 7 нче класста-Йолдызлы сәгать, 8 нче класста - Тамчы-шоу, калган классларда әңгәмәләр оештырылды.










