• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - детский сад «Ромашка» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423893, РТ, Тукаевский район, с. Новотроицкое, ул. Новая, д. 17
Телефон: +7(8552)47-70-50
E-Mail: Guzel.Hramova@tatar.ru, gusevatv11@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ - детский сад "Ромашка" Тукаевского муниципального района РТ
Руководитель: Гусева Татьяна Викторовна
Год основания учреждения: 1969
У нас учатся: 241 ребёнок
У нас учат: 24 педагога

Новости МБДОУ детского сада "Ромашка"

Семинар "Татар телен өйрәтүдә дәвамчанлык принцибы"

Опубликовано: 21.11.2013

21 нче ноябрь Новотроицк  урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Татар телен  өйрәтүдә дәвамчанлык принцибы” (“Ромашка” балалар бакчасы һәм Новотроицк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәсеннән) дигән темага   семинар – киңәшмә булды.  Семинарда мәгариф  бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия эшләре буенча  урынбасары   Шәйдуллина Э.В., Мәгълүмати-методик үзәкнең өлкән методисты Хөсәенова Ә.Ә,  районның балалар бакчаларының татар теле тәрбиячеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары  катнашты. Семинарда катнашучылар  балалар бакчасынының мәктәпкә әзерлек төркемендә “Безнең дусларыбыз” темасына  шөгыль карадылар. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен өйрәнү серләренә 1  нче квалификацион категорияле  тәрбияче Ситдикова Л.М.  төшендерде. Балаларның  телне өйрәнүгә кызыксыну уятуның төрле алымнарын күрсәтте.
Семинарда катнашучылар  “Борынгыдан калган йола – каз өмәсе” театральләшкән тамаша карадылар. 7 - 8 нче сыйныфларда  укучы рус балалары татар халкының күркәм йоласы – “Каз өмәсе”   тамашасында чын күңелдән  “өмә” ясадылар. Казлар да, канатлар да, каз бәлеше дә, уеннар да – барысы да бар. Рус телле балаларны чын татардан  аера алмассың: рәхәтләнеп татарча җырлыйлар, табышмаклар, мәкальләр әйтешәләр, уйныйлар.  Өмәчеләргә  кунакка тәрбиячеләре белән Гавсутдинова  Ә.Г. белән бакчадан нәниләр дә килгән иде.
    Район укытучылары  ”Ромашка” балалар бакчасы  һәм Новотроицк  урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогларының югары профессиональ дәрәҗәдә эшләүләрен билгеләп  үттеләр.


К списку новостей