МБДОУ - детский сад «Кояшкай» Тукаевского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе «Кояшкай» балалар бакчасы|
Визитная карточка
Адрес: | 423885, с. Мусабай-Завод, ул. Ленина, д. 27 |
Телефон: | +7(855)-279-63-89 |
E-Mail: | Koyashkay.Sad@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - д/с «Кояшкай» Тукаевского муниципального района РТ |
Руководитель: | Ситдикова Миляуша Миндияровна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 26 |
У нас учат: | 3 |
МБДОУ - детский сад «Кояшкай» Тукаевского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе «Кояшкай» балалар бакчасы| - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Яңа ел килә! 28.12.2018
Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп бара. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.
-
Конкурс поделок «Елочка из бросового материала». 19.12.2018
В нашем детском саду проходит конкурс "Ёлочка живи!". Воспитанники вместе с родителями изготавливают ёлочки из бросового материала. Изготавливая разнообразные ёлки дети учатся находить неожиданное применение конкретному бросовому материалу: пластиковым бутылкам и тарелкам, контейнерам для киндер-сюрпризов, крышкам, пробкам, компьютерным дискам, упаковочным коробкам, фантикам, пенопласту, поролону.
-
Балалар саф һавада рәхәтләнеп уйныйлар! 18.12.2018
-
Тау шуабыз! 17.12.2018
Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.
-
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү. 14.12.2018
Көн саен, телибезме без моны юкмы, без барыбыз да мөһим рольне башкарабыз – җәяү йөрүче ролен. Аның белән безнең сәламәтлегебез, хәтта тормышыбыз да бәйле. Юл-транспорт халәкәтләренең күбесе җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен каты бозуы белән бәйле. Авариядә гаепле булган җәяүлеләр генә түгел, юл хәрәкәтендә башка катнашучылар да азаплана. Шуңа күрә законны ихтирам итүче, тәртипле булган җәяү йөрүчеләрне укыту һәм тәрбияләү мөһим. Шул максаттан чыгып бездә бүген кунакта Тукай районы ОГИБДД ОМВД хезмәткәрләре балалар белән бик тә файдалы әңгәмә үткәрделәр.
-
«Конституция глазами детей» 12.12.2018
В целях расширения и углубления знаний детей о Конституции Республики Татарстан и Конституции Российской Федерации, воспитания у детей уважения к праву и развития их творческих способностей Конституционный суд Республики Татарстан объявлял конкурс «Конституция глазами детей». 7 декабря в Казани состоялось награждение победителей конкурса, в числе которых и наш детский сад.
-
"Батырлыкка һәрчак урын бар". 09.12.2018
Мусабай-Завод авылы китапханәсендә"Батырлыкка һәрчак урын бар" дип исемләнгән патриотик сәгать узды. Очрашуга, тумышы белән Казаклар авылыннан булып, бүгенге көндә җирлегебезнең Кызыл-Байрак авылында гомер итүче, Социалистик Хезмәт Герое Нигъмәтулла Төхбәтулла улы Абдуллинны чакырылган иде. Чара барышында китапханәче район каһарманнары-Социалистик Хезмәт Герое Дамир Әхмәтов, Советлар Союзы геройлары Кәлимулла Якупов, Нигъмәтулла абыйның авылдашы Нурмый Шәриповларны да искә алып, аларның батырлыклары турында сөйләде. Илебез өчен даһи эшләр башкарган герой-батырларны яшь буын белергә тиеш. Алар батырлыгы мәңгелек!
-
Ишетәсезме, сизәсезме, дуслар, Яңа ел җитә! 05.12.2018
Кыш Бабай безгә килергә чыккан инде, тиздән килеп тә җитәчәк. Ә без аны сагынып көтәбез!
-
Балалар мәйданчыгы! 04.12.2018
Кем генә С.Михалковның “Өч дуңгыз баласы” әкиятен хәтерләми икән? Балалар мәйданчыгында шушы әкият тематикасына кардан фигуралар ясап куйдык.
-
Әниләрне котладык! 28.11.2018