Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423883, РТ, Тукаевский район, с. Кузкеево, ул. Мусы Джалиля, д 37 |
| Телефон: | +7(855)237-68-01 |
| E-Mail: | Skuz.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кузкеевская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галиева Ландыш Фарсилевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 42 ученика, 15 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69
-
Укытучылар Спартакиадасы. 09.09.2013

9 сентябрь көнне укытучылар арасында спартакиада узды. Спартакиадада 50 метрга йөгерү, йөзү, бадминтон, ату, озынлыкка сикерү, биеклеккә сикерүләр булды.
-
Сәламәт бала - сәламәт гаилә. 04.09.2013

"Сәламәтлек- зур байлык",- ди халык.Чыннан да сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше теләк - омтылышларына ирешә, тирә - якны танып белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба.
Мәктәбебездә "Сәламәт бала - сәламәт гаилә" исеме астында бердәм дәрес узды.Һәр класста сәламәтлек темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Шулай ук физкультура укытучысы Карпов В.И. күңелле эстафета,төрле ярышлар оештырды.
-
Белем бәйрәме.
02.09.2013
"Белем бәйрәме" кеше тормышында иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып тора.Ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара.Мәктәбебездә беренче сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау чыңлады.Барысы 8 укучы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде.
-
"Помоги собраться в школу" 21.08.2013

"Помоги собраться в школу" акциясе буенча тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче Габдуллин Дамирга укучы сумкасы бирелде. Сумканы районнан килгән вәкил Илсөяр Хәйдәр кызы тапшырды. Шулай ук тантанада мәктәп директоры Шайхаттаров М.М.,тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кашапова Э.Н., шулай ук Дамирның әнисе дә катнашты.
-
Чыгарылыш кичәсе 24.06.2013

Бүген мәктәпне тәмамлаучы биш чыгарылыш сыйныф укучысы урта (тулы) гомуми белем турында аттестат алды. Шәйхетдинов Хәлим мәктәпне АЛТЫН медальгә тәмамлады. Кичәдә ата-аналар, укытучылар үзләренең котлауларын, теләкләрен кичәге укучыларга җиткерделәр.
-
Соңгы звонок 25.05.2013

Бүген мәктәбебездә 11 нче сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау шалтырады. 11 нче сыйныфны 5 укучы тәмамлый.
-
"Пионер туган көн" 19.05.2013

-
"Бердәм экология дәресе" 16.05.2013

-
"Универсиада-2013" 15.05.2013

-
9 нчы май - Җиңү көне 09.05.2013

9 нчы май көнне Җиңү бәйрәме авылыбызның мәдәният йортында үткәрелде. Җиңү көнен бәйрәм итәргә балалар да, өлкәннәр дә бик ныклап әзерләнде. Җирле җитәкчеләр Ветераннарыбызны (сугыш ветераннары да тыл ветераннары да чакырулы иде) котлап бәйрәмне ачып җибәрделәр. Бәйрәмне мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Нәҗип кызы алып барды.Бәйрәм укучылар һәм өлкәннәр бергә әзерләгән бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Матур җырлар, дәртле биюләр, әдәби-музыкаль монтаж Ветераннарыбызның күңеленә бик хуш килде. Бәйрәм мәдәният йорты янында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте. Соңыннан Ветераннарыбызны чәй өстәленә дәштеләр.
Хөрмәтле Ветераннарыбыз бәйрәмне оештыручыларга, концерт программасын әзерләүчеләргә, зур рәхмәтләрен белдерделәр...
















