• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Центр внешкольной работы" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423876, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Старый Дрюш, ул. Школьная, д. 1/Татарстан Республикасы, Тукай районы, Иске Дөреш авылы, Мәктәп урамы,1 нче йорт
Телефон: +7(855)-270-21-97
E-Mail: cvr.tuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУДО "ЦВР" Тукаевского муниципального района РТ/ТР Тукай муниципаль районы ӨББ МБУ "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Шакурова Ильмира Ильдусовна
Год основания учреждения: 1998
У нас учатся: 2255 детей
У нас учат: 148 педагогов

Новости МБУДО "ЦВР"

Укытучыларның август киңәшмәсендә актуаль мәсьәләләр каралды.

Опубликовано: 27.08.2013

23.08 - район укытучылары август киңәшмәсенең пленар утырышы булды. Ул “Укыту-тәрбия эшләрен оештыруда заманча технологияләрнең роле“ дигән олы темага багышланды.

Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев ачып җибәрде. Аның кыскача чыгышыннан соң сүз район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаевка бирелде. Ул докладында узган уку елы йомгакларына кыскача анализ ясады һәм яңа уку елында алда торган бурычларны бәян итте.

– Мәктәпләр барысы да укучыларны кабул итүгә әзер, педагогик кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Балалар бакчасына 1500ләп бала йөри, узган ел белән чагыштырганда бу шактый артык. Бакчалар төзек, барысы да тәрбиячеләр өчен генә түгел, ә беренче чиратта, бала өчен уңайлы булсын дип эшләнелгән, – диде Рамил Робертович. Аннары ул районда гына түгел, ә республикада әйбәт уңышларга ирешкән, имтиханнарда иң югары балл җыйган мәктәпләрне санап үтте.

– Уку елы барышында талантлы, балаларга һәрдаим булышлык күрсәтергә, сәләтләрен үстерергә кирәк. Алар - безнең киләчәгебез, – дип тә өстәде мәгариф башлыгы.

Мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсе, башлыча, канәгатьләндерерлек. Унберенче сыйныфны тәмамлаган укучыларның күбесе Казан федераль университетын (42), Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтын (18), ә тугызынчыларның күпчелеге Кама политехника, Яр Чаллы медицина, Кама автомеханика һәм Бөгелмә төзелеш-техника колледжларын сайлаулары хакында әйтте.

Рамил Робертович мәктәпләрне төзекләндерү, ремонтлау эшләренең уңышлы башкарылуын әйтте. Бу максатларга  республика программасы буенча 71,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Аннары, “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!“ республикакүләм акциясе кысаларында, район мәктәпләренә ярдәм иткән иганәчеләрне атап китте. Алар 2 миллион 600 мең сум хәйрия ярдәме күрсәткәннәр.

– Уртак тырышлык белән уку-укыту өчен мөмкин кадәр яхшы шартлар тудырылды. Безнең бурычыбыз – балаларга сыйфатлы белем, яхшы тәрбия бирү, – диде Рамил Исаев, чыгышын тәмамлап.

Конференциядә Кнәз мәктәбенең математика укытучысы Гөлнара Сәйфетдинова чыгыш ясады. Ул мәктәптә математика фәнен укытуда заманча технологияләрнең кулланылышы турында сөйләде. Ә Бәткенең “Аленушка“ балалар бакчасы методисты Римма Минхәйдәрова сабыйларга балалар бакчасында балаларга ике дәүләт телен өйрәтү алымнары турында сөйләде.

“Энергетик“ мәдәният сараеның сәхнәсенә милли көрәш буенча “Универсиада – 2013“ җиңүчесе, халыкара класслы спорт мастеры Илнар Галиев чыккач, зал дәррәү килеп кул чапты. Илнар үзенең чыгышында спорт өлкәсендә уңышларга ирешү серләрен сөйләде. Мәктәптәге беренче тренерларына рәхмәтен әйтте, шулай ук үзе укып чыккан Яңа Бүләк мәктәбе укытучыларын яңа уку елы башлану белән котлады.

– Безнең якны, районыбызны шундый биек үрләргә күтәрүең өчен, укытучыларың, туган  Тукай районың турында шундый җылы сүзләр әйтүең өчен зур рәхмәт сиңа, Илнар. Син безнең горурлыгыбыз! – дип  хуплады спортчының сүзләрен Васил Хаҗиев.

Район укытучыларының август киңәшмәсе эшендә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Халимов, ТРның Дәүләт Советы депутаты, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты ректоры Фәйрүзә Мостафина, Казан федераль университетының Яр Чаллы шәһәре институтының социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Геннадий Маврин, “Мәйдан“ журналы баш редакторы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Вахит Имамов катнашты. Алар район педагогларын яңа уку елы башлану белән котладылар, авыр, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.

– Россиянең татарлар күп кенә яшәгән төбәкләрендә, мисалга Саратов, Пенза, Төмән якларында, татар мәктәпләрен күпләп ябу бара. Ә бу бит бер дә алай булырга тиеш түгел. Мәктәптә укучылар үз ана телләрен белеп үсәргә тиеш. Милләтнең киләчәге – укытучылар кулында! Сез, укытучылар, татар җанлы балалар тәрбияләргә бурычлы. Сезгә барыгызга да фидакарьлек, җанатарлык телим, – диде үзенең чыгышында язучы Вахит Имамов.

Йомгаклау сүзе белән  район башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында район укытучылары алдында торган бурычларга тукталды, бигрәк тә тәрбия темасына басым ясады.

– Без Европада кешеләрне әйбәт яши дибез. Алардан кай җиребез ким соң? Анда да безнең кебек кешеләр яши бит. Чисталык, матурлык, төзеклек үзебездән тора. Гаиләдә дә, мәктәптә дә балаларның күңеленә шуларны иңдерә алсак иде. Моңа бергәләшеп, үзара ярдәмләшеп яшәсәк кенә ирешеп була, – диде ул.– Безнең, тукайлыларның, начар эшләргә хакы юк. Ничек яшәгәнебезне, эшләгәнебезне балалар күреп үсә. Аларга яхшы тәрбия бирүдә иң мөһиме – шәхси үрнәк. Яңа уку елында барыгызга да уңышлар, яңа җиңүләр юлдаш булсын, – дип тәмамлады ул чыгышын.

Аннары киңәшмәнең тантаналы өлеше башланып китте. Бүләкләү өчен сәхнәгә ТРның Фән һәм мәгариф министрлыгы өлкәсендә надзор һәм контроль департаменты башлыгы Ильмира Галиәскәр чыкты. Ул Комсомолец мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Гөлия Юнысовага “Россия Федерациясенең гомуми белем бирү буенча атказанган хезмәткәре“ дигән мактаулы исеме бирелүе турында таныклык тапшырды. Шулай ук Комсомолец мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Һәмдия Сыйразовага ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен“ дигән түштамга бирелде. Уку елы барышында  зур уңышларга ирешкән укытучыларны Ильмира Индусовна Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыкларының Мактаулы грамоталары белән дә бүләкләде.

Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хажиев “Белем бирү“ дигән приоритетлы милли проект җиңүчеләрен котлады. Соңыннан исә бердәм дәүләт имтиханнары вакытында күп балл җыйган балаларны әзерләүче укытучыларны атап китте. Алар: Светлана Лысенкова (Бәтке), Светлана Дубей (Кнәз), Любовь Ерхова (Кнәз), Гөлнара Сәйфетдинова (Кнәз), Зөһрә Кашапова (Яңа поселогы), Тамара Чуреева (Яңа поселогы), Любовь Нурханова (Бәтке). Аннары республика һәм Россия күләмендә төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән балаларны әзерләүдә тырышлык күрсәткән укытучыларны бүләкләделәр. Соңыннан сәхнәгә физик культура укытучылары, тренерлар чыкты. Илдус Нәҗмиевка, Рафаил Гыйзәтуллинга, Владимир Карповка, Марат Вәлиевка “Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы“ дигән түштамгалар тапшырылды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Роза Гыйзәтуллина балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә капиталь ремонт өчен акчалата ярдәм күрсәткән подрядчы оешмаларның җитәкчеләрен бүләкләде. Шулай ук яңа уку елына әзерлекне вакытында һәм тулысынча башкарган мәктәпләрне атады. Беренче урында – Новотроицкое мәктәбе (директоры Әдип Низамов), икенчедә  – Мәләкәс (Сәрия Шагалиева), өченчедә  – Калмаш мәктәбе (Айрат Габдуллин). Ә балалар бакчалары арасында урыннар түбәндәгечә булды: беренче урында – Шилнәбаш авылының “Тополек“ бакчасы (җитәкчесе Наталья Заикина), икенчедә – Иске Абдулның, “Гөлчәчәк“ бакчасы (Гөлнара Әхтәмова), өченче урында – Сосновый Бор поселогының “Солнышко“ бакчасы (Надежда Андрова).

Киңәшмәнең тантаналы өлешен алып баручылар сәхнә түренә яңадан мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаевны чакырдылар. Ул төрле конкурсларда җиңү яулаган укытучыларны котлады, үзенең теләкләрен әйтте. Аннары сәхнәгә күптән килгән традиция буенча беренче уку елларын башлап җибәрүче яшь укытучылар чакырылды. Алар: Гөлшат Зиатдинова (рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Бәтке), Гөлшат Галиева (инглиз теле укытучысы, Калмия), Ксения Улеева (башлангыч сыйныфлар укытучысы, Кнәз), Людмила Ильдюкина (рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Кече Шилнә), Наталья Пугачева (инглиз теле укытучысы, Кнәз), Гөлүзә Лотфуллина (инглиз теле укытучысы, Бәтке), Ирина Меркулова(башлангыч сыйныфлар укытучысы, Круглое Поле). Аларны сайлаган  һөнәрләренә керешү уңаеннан җылы котлап, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Агросәнәгать хезмәткәрләре, профсоюзларының район комитеты рәисе Гомәр Хәйруллин пенсия яше җиткән укытучыларны җылы котлады, уңышлар теләде, истәлек бүләкләр тапшырды.

Берничә көннән яңа уку елы башлана. Укытучыларга, укучыларга уңышлар, төрле бәйгеләрдә  җиңүләр юлдаш булсын.



К списку новостей