Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Центр внешкольной работы" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423876, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Старый Дрюш, ул. Школьная, д. 1/Татарстан Республикасы, Тукай районы, Иске Дөреш авылы, Мәктәп урамы,1 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-270-21-97 |
E-Mail: | cvr.tuk@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУДО "ЦВР" Тукаевского муниципального района РТ/ТР Тукай муниципаль районы ӨББ МБУ "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Шакурова Ильмира Ильдусовна |
Год основания учреждения: | 1998 |
У нас учатся: | 2255 детей |
У нас учат: | 148 педагогов |
Новости МБУДО "ЦВР"
Минсельхозпрод РТ приглашает учащихся сельских школ принять участие во Всероссийском конкурсе «АгроНТИ-2021»/Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра
Опубликовано: 03.03.2021
Фонд содействия инновациям совместно с некоммерческой организацией «Ассоциация образовательных учреждений АПК и рыболовства» при поддержке Министерства просвещения и Министерства сельского хозяйства Российской Федерации открывает новый сезон Всероссийского конкурса для учащихся сельских школ АгроНТИ.
Цель конкурса – вовлечение обучающихся образовательных организаций, расположенных в сельской местности, в работу над технологическими приоритетами Национальной технологической инициативы (НТИ), через ознакомление с высокотехнологичными проектами в сельском хозяйстве.
В 2021 году проведение региональных этапов конкурса будет осуществляться на площадках 19 вузов – членов некоммерческой организации «Ассоциация образовательных учреждений АПК и рыболовства». При этом в конкурсе предусмотрено участие школьников из любого региона Российской Федерации.
С 22 февраля по 31 марта 2021 года для участия в конкурсе на информационном портале http://kids.agronti.ru/ открыта регистрация школьников.
---------------------------------------------------------------------------------------------
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:
• Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратларының бүленгән системалары, автомат рәвештә идарә итү системалары);
• Агророботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән электрон автоматлаштырылган идарә итү системалары);
• Агрокосмос (авыл хуҗалыгында космик фотосурәтләр һәм веб-ГИС технологияләрен куллану);
• Агрометео (һава торышын фаразлау, һава торышы архивын булдыру, аналитика);
• АгроБио (авыл хуҗалыгы культураларын авырулардан һәм корткычлардан биологик яклау ысуллары).
Конкурс Фән-техника өлкәсендәге кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм итү фонды тарафыннан, «АПКның мәгариф учреждениеләре һәм балыкчылык ассоциациясе» коммерциягә карамаган оешмасы белән берлектә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә уздырыла.
Конкурсның максаты – авыл җирлегендә урнашкан белем бирү оешмалары укучыларын Илкүләм технологик инициативаның (НТИ) технологик өстенлекләре өстендә эшләүгә җәлеп итү.
Конкурсның төп бурычлары:
- укучыларның авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендә иҗади сәләтләрен үстерү һәм аларда кызыксыну уяту;
- укучыларда фән белемнәрен практикада куллануга карата төп компетенцияләрне булдыру, шәхестәге әһәмиятле һөнәри сыйфатларны үстерү һәм мотивация булдыру;
- укучыларда бу тормышта үз урыннарын табу өчен һәм иҗади эш итү өчен уңай шартлар тудыру;
- авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендәге белгечләрнең абруен күтәрү;
- укучыларга һөнәри юнәлеш бирү;
- авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендәге белемнәрне тарату һәм популярлаштыру;
- талантлы мәктәп укучылары белән эшләүгә фәнни һәм бизнес-бергәлекләрен җәлеп итү.
АгроНТИ-2021 Бөтенроссия конкурсы 5-10 сыйныф укучылары арасында 4 этапта үткәрелә:
- читтән торып уздырыла торган төбәк этабы, анда Россиянең барлык төбәкләреннән укучылар катнаша ала (2021 елның 1 – 16 апрелендә);
- катнашучылар килеп (очно) уздырыла торган төбәк этабы, анда читтән торып уздырылган төбәк этабында җиңүчеләр катнаша, ул Россиядә аграр университетлар базасында уза (2021 елның маенда);
- финал этабы конкурсның барлык номинацияләре буенча узачак
(2021 елның сентябрендә);
- финал этабында җиңүчеләр «Алтын көз - 2021» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган мәйданчыкта катнашу мөмкинлегенә ия булалар (2021 елның октябрендә).
Конкурста катнашу өчен kids.agronti.ru/ рәсми сайтында заявка тутырырга кирәк. Һәр катнашучы барлык дүрт юнәлеш буенча да теркәлә ала. Һәр юнәлеш буенча ситуацион биремнәр яисә тестлар тәкъдим ителә.
Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүматны Министрлыкның фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлегендә 88004441670 кайнар линия телефоны буенча белергә мөмкин:
Читтән торып һәм килеп (очно) уздырыла торган төбәк этаплар өчен мәйданчыкның берсе - Казан дәүләт аграр университеты.
К списку новостей