• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Центр внешкольной работы" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423876, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Старый Дрюш, ул. Школьная, д. 1/Татарстан Республикасы, Тукай районы, Иске Дөреш авылы, Мәктәп урамы,1 нче йорт
Телефон: +7(855)-270-21-97
E-Mail: cvr.tuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУДО "ЦВР" Тукаевского муниципального района РТ/ТР Тукай муниципаль районы ӨББ МБУ "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Шакурова Ильмира Ильдусовна
Год основания учреждения: 1998
У нас учатся: 2255 детей
У нас учат: 148 педагогов

Новости МБУДО "ЦВР"

«Балкыш-16» балалар иҗаты фестивале

Опубликовано: 01.04.2013

«Энергетик» сәхнәсендә «Балкыш-16» йолдызчыклары балкыды.

 Районыбыз яшь талантларга, кечкенә артистларга бик бай. 29нчы мартта «Энергетик» мәдәният сараенда «Балкыш-16» балалар иҗаты фестиваленең гөрләп үтүе – моңа анык дәлил.

 «Балкыш» фестивале 16 ел рәттән уздырыла. Бу вакыт эчендә күп кенә районыбыз балалары бу тормышта үз юлын тапкан. Әйтик, танылган җырчылар Илнар белән Илназ Сәйфиевлар, Илдар Әхмәтов, Алмаз Гәрәев һ.б. Бу елны да фестиваль уңышлы һәм күңелгә ятышлы күркәм узды. Чараны «Балкыш»ның төрле елларда җиңеп чыккан гүзәл кызлары һәм ТНВ каналында «Яшьләр тукталышы» программасын алып баручы, Г.Камал исемендәге татар театры яшь артисты Алмаз Гәрәев бик оста итеп алып бардылар. Фестивальне ачып җибәрү өчен район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев чыкты. «Шулкадәр сәләтле балаларны күрүемә мин чиксез шатмын. Мондый балалар булганда барысы да өметле дигән сүз. Җырлый һәм бии белгән кешене һәрберсе ярата, андый бала теләсә нинди коллективта «лидер» булачак. Күркәм традицияләребез сакланып килә, димәк, районыбыз да гөрләп торачак», – диде ул. 

Беренчеләрдән булып сәхнәгә «Балкыш-15» фестиваленең Гран-при иясе Миләүшә Фазылҗанова чыкты, тамашычыларга ул «Туган ягым» җырын бүләк итте.

Соңыннан зур сәхнәгә бер-бер артлы чыгып, кечкенәләр чыгыш ясады. Бәткенең «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүче Полина Андриянова башкарган «Кнопочка» җыры залда утыручыларның берсен дә битараф калдырмады. Ә «Ак каен» балалар бакчасы сабыйлары башкарган Роберт Миңнуллинның «Кәнфит ашыйм» шигыре тамашачы күңеленә хуш килде. Круглое Поле поселогының «Голубой вагон» бакчасының нәни артистлары башкаруындагы вальсны зал башта тын да алмыйча карап торса, чыгыш ахырында көчле алкышларга күмде. Моннан тыш бу көнне балалар нәрсә генә эшләмәде: гитара кылларын да чиертте, думбрада да уйнады, төрле халык музыкасына да биеде, искиткеч матур җырлар да җырлады.

Үземә иң истә калган чыгыш дип, Түбән Суыксу урта мәктәбеннән Нурсинә Рахматуллина башкаруындагы «Һинд биюен» әйтә алам. Бию искиткеч гүзәл, матур башкарылды. «Фестивальдә инде икенче ел катнашам. Миңа «Балкыш»та бар да ошый. Бик теләп катнашам», – диде Нурсинә.

Күбесенчә, концертта кызлар катнашты. Моны сизеп өлгергән алып баручы Алмаз Гәрәев тә, Биклән егете Илназ Шәмсетдиновның чыгышын игълан итеп, киләсе елларда егетләр башкаруындагы чыгышлар күбрәк булсын иде дигән теләген дә белдерде.

Калмия мәктәбенең бал кортлары булып биюе дә, Калмаш авылының кызлар вокал ансамбленең «Джаз моңнары» җыры да һәм «Зәңгәр томан» бию төркеменең чыгышлары да бик уңышлы булды. Зал гөрләтеп кул чапты, сабыйларны фотосурәткә төшерде. Мәләкәс урта мәктәбен яклап чыккан укучылар турында да әйтеп китми булмас. Аларның «Маймыллар планетасы» дигән биюләрен күрү белән залда утырган барча кеше ирексездән елмаеп, күңел ачып утыргандыр дип уйлыйм. Алар маймылларча киенгән, килештереп бизәнгән, шул хайваннарга хас хәрәкәтләр ясап, залны бер минут эчендә үзенә карата алды.

Соңгылардан булып, сәхнәгә «Туган тел» җыры белән күп тапкырлар республикакүләм конкурслар лауреаты, Борды мәктәбе укучысы Елена Чулакова чыкты. Аның татар гимнына әйләнеп китә алган җырны шулкадәр моңлы итеп җырлавы бөтен кешене әсир итте, җырны бөтен зал басып җырлады.

Шуның белән «Балкыш-16» фестиваленә йомгак ясалды. Киләсе елларда да традициягә әйләнеп киткән фестиваль шулай күркәм уздырылыр, дип белдерделбр район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре. Талантлы, җырга-биюгә оста балалар – безнең якты киләчәгебез дисәм, бер дә ялгыш булмас. Шуңа да конкурсларда катнашыгыз, үз-үзегезне күрсәтергә ашыгыгыз. 

 



К списку новостей