• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Центр внешкольной работы" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423876, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Старый Дрюш, ул. Школьная, д. 1/Татарстан Республикасы, Тукай районы, Иске Дөреш авылы, Мәктәп урамы,1 нче йорт
Телефон: +7(855)-270-21-97
E-Mail: cvr.tuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУДО "ЦВР" Тукаевского муниципального района РТ/ТР Тукай муниципаль районы ӨББ МБУ "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Шакурова Ильмира Ильдусовна
Год основания учреждения: 1998
У нас учатся: 2255 детей
У нас учат: 148 педагогов

Новости МБУДО "ЦВР"

Финал конкурса "Классный руководитель года"

Опубликовано: 01.03.2013

Бәйге алып баручыларның сәламләу сүзеннән һәм конкурсант-укытучылар белән таныштырудан башланып китте. Бәйгедә 8 укытучы катнашты: Гөлшат Әгъзамова (Тубән Суыксу), Сәлимә Әлмөхәмәтова (Яңа поселогы), Фирузә Фарваева (Иске Абдул), Гөлфия Усманова (Новотроицкое), Илсөяр Кутуева (Калмаш), Эльмира Шәехова (Шилнәбаш), Алсу Камалиева (Кнәз), Эльвира Нуртдинова (Мус. Завод). Алар арасыннан иц-иңен сайлап aлy жюри әгьзалары - «Елнын иң яхшы сыйныф житәкчесе - 2011» бәйгесенең җинүчесе Любовь Нурхановага (Бәтке), «Ел хатын-кызы - 2010» республика бәйгесе җиңүчесе Алсу Мөбәрәкшинага, Яр Чаллы соиаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының югары квалификация hәм профессиональ осталыкны арттыру факультеты деканы Гөлнара Газизуллинага, шулай ук өстама белем бирү педагогы Розалия Валиевага тапшырылды. Жюри рәисе - район мәгариф булегенең мәктәптән тыш эшлар үзәге директоры Галия Гәрәева кункурс башлап җибәрде. Беренче бәйге «Визитка» конкурсы .Монда сыйныф җитәкчеләре : укучылар белән берга жырлар да башкардылар, яттан шигырьлар да сәйләделар, театральләштерелгән тамаша да курсәттелар. Икенче бәйге «Проблеманы бергәләшеп чишәбез» дигән девиз астында утте. Укытучылар катлаулы ситуациядән чыгу юлын эзләделәр. Э өченче сорау тәрбия темасына багышланган, монда исэ И. Вах¬рушина авторлыгында басылып чыккан "Путь к успеху" китабының төп принципларын, идеяләрен әйтергә кирәк иде. Укытучыларның кайберләре югалып калса, икенчеләре исә кат¬лаулы сорауларга кыю жавап бирде, проблемадан чыгу юлларын эзләде. Кунаклар өчен Но¬вотроицкое авылы укытучылары hәм балалары концерт программасы курсәттеләр.
Укытучылар һәм катнашучылар каршында Яр Чаллы социаль педагогик технологияләр hәм ресурслар институтынын деканы Г. Газизуллина укытучыларны котлап, мондый фикер әйтте: «Сезгә кубрәк алдынгы идеяләр кирәк. Буген бит креатив укытучы иҗади камиллек курсаткече генә тугел,ә узенең осталыгын укучысына тапшыра алган мөгаллим дә. Мин сез¬гә нәкъ шуны телим».
Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә: «Иң урнәк укы¬тучы» исеме Эльвира Нуртдиновага бирелде, «Иң кайгыртучан» номинациясендэ Илсөяр Куту¬ева, «Иң иҗади» - Гөлфия Усманова, «Новатор стильле» - Эльмира Шәехова, «Тәҗрибә һәм осталык» - Сәлимә Әлмехәмәдова, «Ин заманча» - Алсу Камалиева, «Кин эрудицияле» исеменә Фирузә Фәрваева лаек булдылар. Бәйгенең абсолют җинучесе , «Елнын ин яхшы сыйныф җитәк¬чесе - 2013» итеп Тубән Суыксу мәктәбе укытучысы Гөлшат Әгъзамова табылды



К списку новостей