Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Центр внешкольной работы" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423876, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Старый Дрюш, ул. Школьная, д. 1/Татарстан Республикасы, Тукай районы, Иске Дөреш авылы, Мәктәп урамы,1 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-270-21-97 |
E-Mail: | cvr.tuk@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУДО "ЦВР" Тукаевского муниципального района РТ/ТР Тукай муниципаль районы ӨББ МБУ "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Шакурова Ильмира Ильдусовна |
Год основания учреждения: | 1998 |
У нас учатся: | 2255 детей |
У нас учат: | 148 педагогов |
Новости МБУДО "ЦВР"
"Ак каурый”
Опубликовано: 17.12.2018
17 декабрь көнне Тукай муниципаль районыы “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан оештырылган районкүләм “Ак каурый” Әниләр темасына багышланган бәйгегә йомгак ясалды.
Бүгенге авыр заманда балалар тормышында килеп туган проблемаларны аңлап, аларның шигърияткә, прозага булган мәхәббәтен ачуга, үстерүгә, аларга милли тәрбия бирү максатыннан оештырылган бәйгедә 15 мәтәптән 70тән артык бала катнашты.
Балалар язган иҗат эшләрен сайлап алуда мөхтәрәм казыйларыбыз:
Шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы - Якупова Сирень Мөхибулла кызы.
Шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы - Суфиянов Айрат Тәлгать улы.
Шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы - Исламова Зимфира Нәсих кызы.
Прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы - Фәләхов Амур Нур улы.
Прозаик, Россия Язучылар берлеге әгъзасы - Яһүдин Марс Нәфыйкъ улы.
Шагыйрә, журналист - Фәттахова Лилия Рәфхать кызы.
Җиңгән балаларга 1,2,3 урын дипломнары, катнашкан балаларга таныклыклар тапшырылды. 1,2 урын алган балаларның эшләре “Көмеш кыңгырау” газетасында бастырылып чыгачак.
К списку новостей