Муниципальное бюджетное образовательное учреждение "Бурдинская средняя общеобразовательная школа" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Борды урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423896, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Бурды, ул. Школьная, дом 3 |
Телефон: | +7(855)-279-52-11 |
E-Mail: | Sburd.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бурдинская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
Руководитель: | Утяшов Валерий Михайлович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 55 учащихся, 7 воспитанников |
У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя |
Новости МБОУ "Бурдинская СОШ"
1 класслар өчен зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме
Опубликовано: 13.02.201513 февраль мәктәптә 1 класслар өчен зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме үтте. Алар яраткан китаплары белән саубуллаштылар. Бәйрәмне 1 класс җитәкчесе Лаврентьева Л.П. оештырды.
1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Хәрефләр белән танышу, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма алар тырышып белем алдылар: укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр.
Укучылары бу бәйрәмгә бик тырышып һәм җитди әзерләнделәр. Шигырьләрен, җырларны ятладылар. Көн саен бәйрәмгә әзерлек чорында аларның җыр кабатлаулары ишетелде.
Һәм ниһаять, ул көн җитте. Менә алар барысыда ак алъяпкычлардан, бантиклардан, костюмнардан басып торалар. Аларга карап тору –үзе бер шатлык!
Бәйрәмгә әти-әниләр,әбиләр килде. Алар алдында бер дә каушамыйча шигырьләрен сөйләделәр,җырладылар,биеделәр.
Соңыннан бәйрәм әти-әниләр һәм укучылар белән чәй табыны артында дәвам итте.
К списку новостей