• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тукаевский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное образовательное учреждение "Бурдинская средняя общеобразовательная школа" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Борды урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение "Бурдинская средняя общеобразовательная школа" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Борды урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423896, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Бурды, ул. Школьная, дом 3
Телефон: +7(855)-279-52-11
E-Mail: Sburd.Nc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Бурдинская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ
Руководитель: Утяшов Валерий Михайлович
Год основания учреждения: 1983
У нас учатся: 59 учащихся, 12 воспитанников
У нас учат: 12 учителей, 2 воспитателя

Новости МБОУ "Бурдинская СОШ"

Беренче сыйныф укучылары ел дәвамында мәдәни көндәлек алып барачаклар

Опубликовано: 11.11.2014

Мәдәният елы кысаларында Татарстан Республикасында 12 ноябрьдән «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» дигән мәдәни-мәгариф проектына старт бирелә. Акциянең беренче көнендә сәгать 9да районның барлык авыл китапханәләрендә беренче сыйныф укучылары өчен мәдәният дәресләре үткәреләчәк һәм әлеге көндәлекләр тапшырылачак. Чараның максаты – үсеп килүче буынның рухи байлыгын үстерү. Әйтергә кирәк, көндәлек рус һәм татар телләрендә чыгарылган. Андагы биремнәр балага төрле яклап талантларын ачарга мөмкинлек бирә. Шулай ук балаларны әти-әниләре белән берләштерә, чөнки китапханәләргә, музей-театрларга алар әти-әниләре бергә йөриячәк. Көндәлектәге мәгълүматлар ярдәмендә, укучылар ел дәвамында Татарстандагы мәдәният объектлары белән танышачаклар, тәэсирләрен көндәлеккә төшереп бара алачаклар. Уку елы ахырында көндәлекләр конкурска җибәреләчәк. Ә бәйге 12 ноябрьдән башланып, киләсе елның 26 маена кадәр дәвам итәчәк, ул ике этапта булачак. Беренче этап 27 декабрьгә кадәр бара. Ул «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» порталының иң актив кулланучысы» номинациясендә үтә. Номинация нәтиҗәләре порталга керүгә, тәэсирләр турында язып калдыруга, мәдәни объектлар фонында төшкән фотографияләр урнаштыруга карап билгеләнә. Җиңүчеләр исемлеге 10 декабрьдән дә соңга калмыйча, www.культурный дневник.рф, www.diary-culture.ru сайтларында урнаштырыла. Җиңүчеләр Казанга республика чыршы бәйрәменә чакырыла. Икенче этап 1 гыйнвардан 25 майга кадәр бара. Конкурс «Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге» һәм «Иң культуралы ата-ана» номинацияләрендә уздырыла. Аларга дәгъва итүчеләр исемлеген 1 майга кадәр мәгариф оешмалары һәм авыл китапханәләре тәкъдим итә. «Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге» номинациясендә муниципаль районнан өч кеше, «Иң культуралы ата-ана» номинациясендә бер кеше билгеләнә. Икенче этап җиңүчеләрен «Әкият» курчак театрына бүләкләү тантанасына чакырачаклар.


К списку новостей