Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Тукаевского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль казна учреждениясе «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе»
Визитная карточка
Адрес: | 423824, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пос. ГЭС, пр. М.Джалиля, д. 46 |
Телефон: | +7(855)-270-14-03 |
E-Mail: | tukaev-roo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ «Управление образования Тукаевского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Низамиева Эльмира Робертовна |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 4461 детей |
У нас учат: | 406 педагогов |
Новости Отдела образования
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәҗрибә уртаклашуларын дәвам итәләр
Опубликовано: 18.10.202218 октябрьдә Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның функциональ грамоталылыкларын формалаштыру» дигән темага багышланган семинар булды. Районнан килгән укытучыларга программа буенча театр түгәрәгеннән өзек, мастер класслар күрсәтелде. Г.Галиевның «Биш җәнлек» комедиясен укучылар бик оста сәхнәләштерделәр. Күздән яшь чыгарырлык матур әдәби – музыкаль композиция кунакларга да бик ошады. Функциональ грамоталылыкны формалаштыру буенча мастер классны, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Назмутдинова Зөлфия Гадәновна күрсәтте. Район методик берләшмәсе җитәкчесе Умнова Лилия Ивановнаның «Уку грамоталылыгы» чыгышы бик нәтиҗәле булды.
Мәктәп администрациясенә районның туган теле һәм әдәбияты укытучыларын җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерәбез.
К списку новостей