Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Тукаевского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль казна учреждениясе «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе»
Визитная карточка
Адрес: | 423824, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пос. ГЭС, пр. М.Джалиля, д. 46 |
Телефон: | +7(855)-270-14-03 |
E-Mail: | tukaev-roo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ «Управление образования Тукаевского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Низамиева Эльмира Робертовна |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 4461 детей |
У нас учат: | 406 педагогов |
Новости Отдела образования
әдәби-мәдәни очрашулар
Опубликовано: 19.10.2018
19 нчы октябрь көнне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә , Республиканың бер төркем иҗат әһелләре - Данил Салихов, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Госман Гомәр, Тәлгать Галиуллин, Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Фәйрүзә Мөслимова, Фәүзия Солтан, Рифә Рахман, Газинур Моратов, Вахит Имамов, Факил Сафин , Гөлзадә Сафиуллина , Ркаил Зәйдулла, Рифат Җамал Тукай районы мәктәпләрендә әдәби-мәдәни очрашуда катнаштылар. Һәр язучы укучыларны үз иҗатлары белән якыннан таныштырдылар, тел һәм милләт язмышы хакындагы уйлары белән бүлештеләр.
Бәйрәмнен икенче өлеше, Энергетик мәдәният сараенда, районыбызның Күзкәй авылы җирлегендә туып үскән шагыйрь Фәннур Сафинның тууына 70 ел тулуга багышланган, «Җырымда юатырмын» исемле әдәби – музыкаль кичә белән тәмамланды.
Бу чара алдыннан үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан "Туган ягы-кешенең рухият чишмәсе" дип исемләнгән иҗади бәйге игълан ителгән иде. Нәтиҗәдә: 7-12 яшьлекләр арасында 1 урын - Арсентьева Аделина Алексей кызы, 13-18 яшьлекләр арасында 1 урын -Сәхипгәрәева Язилә Айрат кызы, 19 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында 1 урын Нәбиуллина Заһидә Мотыйгулла кызына бирелде.
К списку новостей