• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Тукаевского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль казна учреждениясе «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе»

Визитная карточка

Адрес: 423824, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пос. ГЭС, пр. М.Джалиля, д. 46
Телефон: +7(855)-270-14-03
E-Mail: tukaev-roo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Тукаевского муниципального района РТ»
Руководитель: Низамиева Эльмира Робертовна
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 4461 детей
У нас учат: 406 педагогов

Новости Отдела образования

«Авыл укытучысы — 2018» конкурсы тәмам: җиңүчеләр билгеле

Опубликовано: 26.09.2018

«Авыл укытучысы» үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максаты белән «Мәгариф» журналы редакциясе  һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды.

 Конкурс эшләре татар, рус яки инглиз телендә тәкъдим ителә ала иделәр.

«Авыл укытучысы — 2018» өч этапта үткәрелде:

I этап – 2018 елның 1 нче мартыннан  30 нчы июненә кадәр.

II этап – 2018 елның 1 нче августыннан 20 нче августына кадәр.

III этап – 2018 елның сентябрендә уздырылды.

26 сентябрьдә Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә узган «Авыл укытучысы — 2018» конкурсының йомгаклау этабы яртыеллык катлаулы, кызык һәм мавыктыргыч эшкә нокта куйды.

100 гә якын конкурсант арасыннан “Иң яхшы авыл укытучысы” билгеле булды. Алдан хәбәр иткәнебезчә финалга чыккан ун укытучы гимназия укучылары белән ачык дәресләр күрсәтте. Дәресләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Казанның 2 нче татар гимназиясе һәм «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре составындагы мәртәбәле жюри карап, бәяләде.

III урында – Тукай районы Новотроицк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия ЮНЫСОВА. Районыбызның яшь, талантлы укытучысына уңышлар теләп калабыз һәм «Ел укытучысы» конкурсында да катнашырга тәкъдим итәбез.

II урында – Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең математика укытучысы Вафия КӘРИМУЛЛИНА.

Бәйгенең абсолют җиңүчесе Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу ХӘМИДУЛЛИНА булды. 



К списку новостей