Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тоншерминская средняя общеобразовательная школа» Тетюшского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы "Тоншерма урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422377, Республика Татарстан, Тетюшский район, с. Тоншерма, ул. Ленина, д. 54
Телефон: +7(843)-735-62-19
E-Mail: Ston.Tet@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Тоншерминская СОШ"
Руководитель: Галимов Фагим Вильданович
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 19
У нас учат: 13

Эссе

Галимов Фәһим Вилдан улы, Тәтеш муниципаль районы Тоншерма урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Минем педагогик осталыгым (эссе).
        Егерме сигез ел эшләү дәверендә  кырык биш минутлык дәресләр ничә булды икән? Аларның исәбен беркем дә алып бармаган. Ләкин аларны  бер нәрсә берләштерә. Беренче тапкыр укучылар алдына баскан ерак 1987 нче елның беренче сентябрендә дә, расписаниедәге алтынчы дәрес итеп әле кичә генә үткәрелгән соңгы дәресемдә дә максатлар бер: миңа төбәлгән балаларның ак күңелләрнә белем орлыклары салу.  Балачактан бирле хыялланган укытучы хезмәтенең төрле мизгелләрен – шатлыкларын, көенечләрен  искә алам... Искә алам да ышандырып шуны әйтәм: бервакытта да бу һөнәрне сайлаганыма үкенмәдем. Шушы  һөнәр белән очраштырганы өчен,  язмышыма һәрвакыт рәхмәт укып  яшим. Әйләнеп карасак, баларны татар теле һәм әдәбиятына өйрәтүдә инде зур тәҗрибә дә тупланылган икән...
        Минем педагогик осталыгым күртөрле алымнар һәм методларны тормышка ашыруда күзәтелә. Балаларны уку материалы белән кызыксынуга көтелмәгән башлам,  моңа кадәр билгеле булмаган фактны ачыклау, проблеманы ориганаль яки бөтенләй парадоксаль рәвештә формалаштыру ярдәмендә җәлеп итәм. Эш барышында предметара бәйләнешне күп кулланырга туры килә, телләрне чагыштырып өйрәнүгә зур игътибар бирәм. Бүгенге көндә чуваш балаларын татар теленә өйрәтү белән шөгыльләнгәнгә, инде ул телне  үземә дә ярыйсы гына өйрәнергә туры килде.  Шәхес һәм балалар коллективының үсеше турында психологик белемнәрне дә исәпкә алырга тырышам.  Балаларның иҗади активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән  биремнәрне  бик яратып кулланам. Тикшерү характерындагы индивидуаль эшләр  (кыска күләмдәге чыгышлар, презентация) дә безнең игътибардан читтә калмый.  Укучыларга информацион ресурсларга мөрәҗәгать итәргә туры килгәндә, группа белән эшләүне дә кулланабыз. Яшь кешенең социаль активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән проектлар  башкарырга омтылам. Укытучы тарафыннан бирелгән сорауларга балаларның тулы итеп җавап бирүләрен яратам.  Бүген телебездә яңа сүзләр күп күренә. Шундыйларның берсе – педагогикага караганы – кластер. Аны яңалык итеп күрсәтергә омтылган яшь педагогларга: “Без инде бу алымны монан күп еллар элек тә куллана идек, тик ул вакытта аның исеме “терәк схема” иде”,- дип әйтәсем килә. Кластерларны тутырганда,  балаларның сүз запасын тулыландыруга да зур игътибар бирәм.
         Безне чолгап алган әйләнә-тирә дөнья һәрдаим үсә, үзгәрә бара. Вакытның ритмын тою, аның тукталмас агымына иярә алу,  аңардан артта калмау – бүгенге яшүсмернең яшәү мәгънәсе менә шулар. Нәкъ мәктәптә бала үз мөмкинлекләрен ачарга, киләчәк тормышка әзерләнергә тиеш тә инде. Минем төп максатым – һәр балада аның кабатланмас индивидуальлеген күреп, шуны үстерә алу һәм баланың дөньяга үз карашлары, үз тәҗрибәсе, хисләре  булган шәхес икәнен аңлау.
        Мин үз дәресләремдә, сыйныфтан тыш үткәргән чараларда  укучы күңелендә  шәфкатьлелек, намуслылык, мәрхәмәтлелек, толерантлык, Ватанга мәхәббәт кебек хисләрне тәрбияләргә тырышам. Чөнки шул сыйфатларда кешелекнең яшәү мәгънәсе салынган. Укучылар, әти-әниләр, коллегагарым, гаиләм, үз балаларым, тормыш юлымда очраучы барлык кешеләр белән  мөнәсәбәтләрне дә нәкъ менә шулар ярдәмендә оештырырга омтылам. Күңелеңне дә, энергияңне дә әйләнә-тирәңдәгеләргә сарыф итсәң, алар да сиңа шулай ук җавап бирәләр. Бары тик һәр кешене аңларга, авыр вакытта ярдәм кулы суза белергә, сөенгәндә шатлыгын уртаклашырга гына кирәк...  
        Укучы бит ул, беренче чиратта, укытучысыннан үрнәк ала. Шуңа күрә мин дә үз өстемдә даими эшләргә, шәхес һәм укытучы буларак, төрле яктан камилләшергә тиеш булып чыгам. Бүген мәктәпне тәмамлаучы яшь кеше бердәм дәүләт имтиханнарында сиксән-туксан  балл тупларга омтыла икән, димәк, миңа да укытучылар арасында үткәрелгән имтиханнарда 100 балл җыярга кирәк. Шулай булмаган очракта, ничек инде мин балаларыма укуның әһәмияте турында сөйлим дә, ничек итеп аларга үрнәк була алыйм, ди? Дөрес, минем инде, ул балларны кулланып, югары уку йортларына керәсем юк, тик укытучы буларак, мин моңа омтылырга тиеш. Һәм мин моңа ирештем дә.

        Укытучы уңышының әзер рецептын табу – һәр педагогның хыялыдыр. Кызганычка каршы, әзер рецепт юк. Дөресрәге, ул бар. Тик ул һәркемнең үзенеке. Ничек өйрәтә, укучы күңелендәге нинди кылларны тибрәтә – монысы аның үз ихтыярында Тормыш шулай корылган: яшәвебез чорында без көтелмәгән борылышларга да әзер булырга тиеш. Монан биш ел элек, миңа да, инде системага салынган эш урынымнан, татар теле буенча үткәрелгән олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә районда гына түгел, бөтен республикага танылган  яраткан укучыларымнан аерылып, бөтенләй башка мохитка күчәргә туры килде. Моңа кадәр мин туган авылымда үз милләтем балаларын укытсам, хәзер, алда искәрткәнемчә, чуваш балаларын татар теленә өйрәтәм. Беренче ике елда эш системамны яңадан корырга туры килде. Өченче ел  район олимпиадасында бер укучымның  призлы урынга чыгуы белән истә калды. Дүртенче елда – андыйлар өчәү! Ә быел  ике укучым җиңүче булса, берсе призлы урын яулады. Соңгы ике елда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы укучыларымның бердәм республика тестларында  “ике”ле түгел, “өч”ле дә алганнары юк. Бу нәтиҗәләр –  минем зур шатлыгым да, үз-үземә бәям дә. Димәк, мин дөрес юлда, димәк, йокысыз төннәр бушка гына узмаган. Ә бүгенге көндәге  хыялым –татар телендә уздырылучы фәнни-тикшеренү конференцияләрдә укучыларым белән катнаша башлау.   Ирешелгәннәрдә тукталмыйча,  һаман алга атлау –  педагогик осталыгымның бер нигезе булып тора. “Башлаган һәр эшеңне сыйфатлы итеп башкар” –  минем тормыш таләбем менә шул. Үз балаларымны да, укучыларымны да шуңа өйрәтәм, һәм, әлбәттә, үзем дә, Аллаһы  ярдәме белән, шуңа ирешергә омтылып яшим.