Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Тетюшский государственный колледж гражданской защиты" / «Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422370, г. Тетюши, ул. Фрунзе, д. 23 |
Телефон: | +7(843)-732-56-36;+7(843)-732-56-10 |
E-Mail: | tetushi-tpu@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАПОУ "Тетюшский государственный колледж гражданской защиты" |
Руководитель: | Адаева Татьяна Юрьевна |
Год основания учреждения: | 1917 |
У нас учатся: | 667 студентов |
У нас учат: | 49 преподавателя |
Новости колледжа
6 декабря 2019 года в г. Тетюши, в колледже гражданской защиты прошла I международная научно-практическая конференция «Ресурсные центры: стратегии и опыт развития».
Опубликовано: 06.12.2019
2019 елның 6 декабрендә Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә «Ресурс үзәкләре: стратегияләр һәм үсеш тәҗрибәсе»I Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, «Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү директорлар советы» коммерцияле булмаган партнерлыгы, ТР Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты, А. Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү- техник университеты тарафыннан оештырылды.
«Ресурс үзәкләре: үсеш стратегияләре һәм тәҗрибәсе» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә халыкара катнашучылар сыйфатында Казахстан Республикасының Көнчыгыш Казахстан өлкәсе Семей шәһәре Гражданнарны яклау югары көллияте вәкилләре чыгыш ясады. Конференциядә Татарстан Республикасының югары, урта һөнәри уку йортларыннан (Казан, Буа, Лениногорск, Минзәлә, Тәтеш, Чистай шәһәрләреннән, Аксубай, Сарман, Чүпрәледән), шулай ук Мәскәү шәһәреннән илледән артык вәкил катнашты. Чыгыш ясаучылар арасында техник фәннәр докторы, педагогика фәннәре докторы, ике фән кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучылары, «Татарстан Республикасының иң яхшы методик хезмәт җитәкчесе», «Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы» исемнәренә лаек булган укытучылар һәм курсантлар бар иде.
Конференциядә катнашучылар гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә үзебезнең һәм чит ил тәҗрибәсе, техносфера куркынычсызлыгы өлкәсендә белем бирүдә заманча алымнар, хакимият, бизнес һәм шәһәр бергәлеге арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәле формалары, ресурс үзәкләрен үстерүнең норматив-хокукый механизмнары, һөнәри стандартларны исәпкә алып, белем бирү оешмаларының гомуми белем бирү программаларын проектлау, һөнәри квалификация перспективалары, һөнәри имтиханнар тапшыруга әзерлек өчен он-лайн мәйданчыклар белән бәйле мәсьәләләр карадылар.
Тәкъдим ителгән докладларның югары дәрәҗәдә булуын, шулай ук алар нигезендә ирешелгән нәтиҗәләрнең актуальлеген һәм яңалыгын билгеләп үтәргә мөмкин.
Докладларның тематикасы Татарстан Республикасында ресурс үзәкләрен үстерү, шулай ук техносфера куркынычсызлыгы өлкәсендә белем бирү учреждениеләренең актуаль мәсьәләләре, мәгариф өлкәсендә белгечләр әзерләүнең заманча проблемалары белән бәйле иде.
«Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау коллияте» ДАҺБУ укытучы-тренерлары тарафыннан махсуслаштырылган компетенция үзәкләрендә «Гадәттән тыш хәлләрдә гражданнарны яклау» һәм «Янгын куркынычсызлыгы»белгечлекләре курсантлары белән мастер-класслар уздыру конференциянең мөһим өлеше булды.
I Халыкара фәнни-гамәли конференциядә иң яшь катнашучы дип Тәтеш шәһәренең "Сабый"балалар бакчасында тәрбияләнүче Эмиль Нуриев танылды. Эмиль һәм аның тәрбиячесе Васина Екатерина Александровна "Өйдәге су каян килә?" проектын тәкъдим иттеләр. Алар бу проектта су ресурсларын куллану һәм саклау проблемаларын ачтылар.
К списку новостей