МБОУ «Кляшевская начальная общеобразовательная школа - детский сад» Тетюшского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422377, Республика Татарстан, Тетюшский район, с. Кляшево, ул. Гагарина, д. 16 |
Телефон: | +7(843)-735-60-18 |
E-Mail: | Skl.Tet@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кляшевская НОШ-детский сад" |
Руководитель: | Бурганова Сания Ибрагимовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 0/ 2 |
У нас учат: | 0 / 1 |
Новости Кляшевской школы
«Тукай теле-анам теле»
Опубликовано: 26.04.2021Мәктәптә бөек шагыйребез Г.Тукай туган көне билгеләп үтелде. Без аны шигырь бәйрәме итеп оештырдык. Шагыйрьнең авыр балачак еллары искә алынды.
Тукай әсәрләрен әби-бабалырыбыз, әти-әниләребез укып үскән булса, хәзер аны без яратып укыйбыз. Чөнки аларны укыган саен укыйсы килә,алар җанны җылыта, күңелне яктырта,туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
Бәйрәмгә әкият герое - Шүрәле килде. Балаларга язучының әсәрләре буенча кроссворд чиштерде, уеннар уйнатып алды.
Бурганова Сания Ибраһим кызы Г.Тукайның тормышында булган кызыклы фактларга тукталды.
3 нче сыйныф кызлары бик матур итеп “Бишек” җырын җырладылар. Бәйрәмне укытучы апалары башкаруында “Туган авыл” җыры, кызлар башкаруында “Умырзая” биюе тагын да матурлады.
Шигырь бәйрәменә өлкән буын кунаклары атказанган мәдәният хезмәткәре Набиуллина Луиза Тимерхан кызы, (ул 45 ел китапханәче булып эшләде), авылыбызның шагыйрәсе Җәләлиева Галиябану апа килде. Алар үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
К списку новостей