МБОУ «Кляшевская начальная общеобразовательная школа - детский сад» Тетюшского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422377, Республика Татарстан, Тетюшский район, с. Кляшево, ул. Гагарина, д. 16 |
Телефон: | +7(843)-735-60-18 |
E-Mail: | Skl.Tet@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кляшевская НОШ-детский сад" |
Руководитель: | Бурганова Сания Ибрагимовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 0/ 2 |
У нас учат: | 0 / 1 |
МБОУ «Кляшевская начальная общеобразовательная школа - детский сад» Тетюшского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Классный час "Светоотражатели" 27.10.2021
-
День ОФП: подтягивание из виса на высокой перекладине (мальчики), подтягивание из виса лежа на низкой перекладине (девочки) 25.10.2021
-
Неделя удмуртской культуры 22.10.2021
Безнең мәктәптә “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы кысаларында “Дус-күршеләр” проекты тормышка ашырыла. Һәрбер милләтнең сәнгате аерым-аерым өйрәнелә һәм нәтиҗәсе итеп лэпбук ясала. Бүген бергәләшеп бер республикада яшәп ятучы күршеләребез - удмурт халкының сәнгатенә тукталдык.
Элеккеге чорларда удмуртларны вотяклар дип йөрткәннәр. Удмуртлар сабыр холыклы, эшчән һәм үзара дус милләт. Туганлык җепләрен бик нык саклыйлар. Безнең республикабызда да удмурт авыллары Әгерҗе, Баулы, Балтач, Кукмара, Менделеевск районнарында урнашкан. Без аларның телләре, йолалары, бәйрәмнәре, милли киемнәре, орнаменты, уеннары, милли аш-сулары белән таныштык, мәкальләрен укыдык.
В рамках года родных языков и народного единства в школе осущестляется проект “Друзья- соседи”, где изучаем культуру разных национальностей , проживающих на территории Республики Татарстан. Итогом работы является создание лэпбука.
Удмуртский народ по- другому называли вотяками. Удмурты - спокойный, трудолюбивый и очень дружный народ. В нашей республике удмурты живут в Агрызском, Бавлинском, Балтасинском, Кукморском и Менделеевском районах. На мероприятии мы ознакомились с языком, национальной одеждой, орнаментом, играми, национальной кухней, читали пословицы и поговорки удмуртского народа.
-
Учителя военных лет 14.10.2021
Беренче космонавт дип әйтү белән, күз алдына - Юрий Гагарин, беренче татар профессиональ композиторы дигәч, Салих Сәйдәшев килеп баса.
Келәш авылы халкы өчен беренче педагогик белемле укытучы сүзе Вәлиева Сания Хәмидулла кызы белән бәйле.
Бер караганда, гади генә авыл кызы Сания. 1920 нче елның 20 нче апрелендә Тәтеш районы Келәш авылында Хәмидулла абый белән Хәмделниса апа гаиләсендә өченче бала булып туа. Бәхетенә каршы, 1930 нчы елда авылда башлангыч мәктәпкә нигез салына. Беренче булып укырга керүчеләр арасында Сания Вәлиева да була. Укыту латин алфавиты нигезендә алып барыла. Уку алдынысы, җәмәгать эшләре активисты бар нәрсәгә дә өлгерә. Келәш җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Хәмидулла абый киңәше белән, Тәтеш педагогия училищесында укуын дәвам итә. 1936 – 1939 нчы елларда “мөгаллимә” дигән күпкырлы шәхес булу серләренә өйрәнә ул монда.
1939 нчы елның беренче сентябрендә Тәтеш педагогия училищесын тәмамлап, 19 яшьлек кыз Келәш башлангыч мәктәбенә укытучы булып кайта. Аны авыл советы рәисе Габдрахман абый Закиров каршылый: “Син безнең авылда иң беренче белемле педагог. Исеңдә тот: синнән авыл халкы бик күпне көтә. Башлангыч сыйныф балаларына белем бирү белән беррәттән, әти-әни, авылдашларны да укытырга тиеш буласың. Укырга-язарга гына түгел, дөрес итеп яшәргә дә...”
Сания Хәмидулла кызы сыйныфтагы 32 пар күзне үзенә каратып, бар талантын эшкә җигә: укучыларының Туган илнең чын гражданнары булып җитешүләре өстендә зур эш башкара.
Ләкин 1941 нче елда башланган сугыш бар хыялларны да чәлпәрәмә китерә. Гомумхалык демобилизациясе нәтиҗәсендә 1941 нче елдан дүрт сыйныфны укытырга берүзе кала, мәктәп мөдире вазыйфасын да үз өстенә ала.
Шул чор турында Сания Хамидулловна истәлекләреннән:
“Сугыш елларында мәктәбебезнең материаль – техник базасы бик начар иде. Дәреслекләр җитешми, язу өчен дәфтәрләр юк. Дәфтәрләрне газета битләреннән ясый идек. Каләм белән язу өчен караны морҗа корымыннан ясаган чаклар да еш булды. Укытучы кадрлар белән дә мөшкел хәл туды. Байтак вакыт үземә генә эшләргә туры килде.” Бу елларда Сания Вәлиева - комсомол оешмасы секретаре, стена газетасы редакторы, агитколлектив җитәкчесе, фронтка посылкалар җыюга җаваплы, фермада - кырда хәлдән килгәнчә балалар хезмәтен оештыручы. Сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен Сания апа “За победу над Германией” медале белән буләкләнә.
Сания Хәмидулла кызының хезмәт биографиясе берничә җөмләгә сыеп бетә: 1939 – 1945 нче елларда Тәтеш районы Келәш башлангыч мәктәп укытучысы, мәктәп мөдире.
1945 – 1947 нче елларда Ульян өлкәсе Кулаткы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытычысы, Казан дәүләт укытучылар институтында уку.
1947 – 1978 нче елларда Тәтеш районы Келәш сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, соңгы 10 елында мәктәп директорының укыту – тәрбия буенча урынбасары вазыйфасын да башкара.
Укучыларының истәлекләреннән:
- Сания апабыз сирәк очрый торган гаҗәеп нәзакәтле, йомшак тембрлы тавышка ия иде. Бик күпләргә оратор осталыгы үрнәге, шәхес буларак затлы өлге булып тора.
- Дәрескә чакырып кыңгырау тавышы яңгыраган мизгелдә сыйныфка килеп керү белән, көндәлеккә өй эшен яздырыр иде. Күнегү санын, дәреслекнең бит номерын беркая да карамыйча әйтеп бирүенә шаклар ката идек.
- Аның дәресен көтеп ала идек. Һәр дәресе – яңалык, иҗади эзләнү, көтелмәгән нәтиҗәләргә бай.
- Халык җыелган җирдә Сания апага сүз бирмичә калмыйлар. Тыйнак кына алга чыгып дикторлар кебек аңлаешлы итеп, әдәби тел белән тәмле иттереп сөйләп җибәрер иде.
- Һәрьяклап сәләтле шәхес иде: бик оста итеп рәсем ясау, төрле фәннәрне кагыйдәләргә нигезләп аңлату, күңел кылларын тибрәндерерлек итеп җырлау дисеңме...
- Җыйнак, ыспай гәүдәле, озын толымын үреп куяр иде. Карашы йомшак, мөлаем, шул ук вакытта таләпчән дә, сабыр, ярдәмчел...
- Без Сания Хәмидулла кызын авыл клубы сәхнәсендә дә оста оештыручы буларак беләбез. Галиябану, Хәмдия образларын тамашачы йөрәгенә җиткезеп, җыр – моңга күмеп башкара. “Әни килде” спектаклендәге Ана образы да авыл халкы хәтерендә бик озак сакланды. Үзе режиссер, актер, суфлер. Берничә җыентык итеп басарлык шигырьләре дә бар әле аның. Сания апа үрнәк ана да: биш баланы ире Галләм Дешен улы белән тормыш юлына чыгара. Балалары да, әнисе эшен дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайлыйлар.
Вәлиева Сания Хәмидулла кызының хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнә: күпсанлы грамоталар, рәхмәт хатлары, медальләре белән беррәттән ул – Халык Укытучысы, билгеле шәхес.
-
Безопасный путь домой 24.09.2021
-
"Сөмбелә"бәйрәме 24.09.2021
-
День легкоатлетических видов: бег на 2 км 23.09.2021
-
Татарстан кроссы-2021 18.09.2021
-
Неопалимая купина 17.09.2021
-
Неделя мордовской культуры 17.09.2021