• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тетюшская кадетская школа-интернат имени генерал - майора Хапаева Владимира Аверкиевича»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422370, г. Тетюши, ул. Школьная, д. 2, г. Тетюши ул. Зеленая д.24
Телефон: +7(843)-732-75-17, +7(843)732-75-18, +7(843)732-58-21
E-Mail: Sk.Tet@tatar.ru tet.kadet@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГБОУ "Тетюшская кадетская школа - интернат"
Руководитель: Нуруллин Виль Ринатович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 145
У нас учат: 11

ГБОУ "Кадетская школа-интернат"

«Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы»

Опубликовано: 06.12.2021

30 ноябрь көнне Тәтеш кадет-интернат мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ябылуга багышланган «Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы» дип аталган фольклор бәйрәме үткәрелде. Чараның хөрмәтле кунаклары – Тәтеш районындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Р.Г. Сафиуллова һәм татар милли үзәге җитәкчесе А. З. Ибраһимова. Бәйрәмнең инициаторы һәм оештыручысы-туган тел укытучысы Нәфисә Сиякина. Чарада 5, 6 нчы сыйныф кадетлары, ата-аналар һәм мәктәп укытучылары катнашты.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә елга йомгак ясалды һәм мәктәптә Туган тел һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган барлык 52 чараның иң актив катнашучылары бүләкләнде.

Бәйрәмнең төп өлешендә балалар импровизацияләнгән татар йортында булдылар, анда әби белән таныштылар. Ул балаларны сандык хәзинәләре белән таныштырды, аларның тарихын сөйләде, балалар белән халык җырлары җырлады, ә кадетлар аны үзләренең чыгышлары белән шатландырдылар: туган телләрендә шигырьләр укыдылар, матур биюләр биеделәр, халык уеннарында да актив катнаштылар.

Чара ахырында кадетлар өчен пироглар белән чәй өстәле әзерләнгән иде.

Бәйрәм катнашучыларга, кунакларга, оештыручыларга бик ошады. Барысы да гадәти булмаган бәйрәмнән чын ләззәт алдылар!

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы тәмамлана, әмма алда кадетларны белем иленә мавыктыргыч сәяхәтләр көтеп кала.



К списку новостей