• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида «Сказка» города Тетюши» Тетюшского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский район,г. Тетюши, ул. Школьная дом 16
Телефон: +7(843)-732-75-78;+7(843)-732-75-79
E-Mail: sadik.skazka@gmail.com
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Детский сад комбинированного вида «Сказка» города Тетюши» Тетюшского муниципального района РТ
Руководитель: Ибатуллина Галина Геннадьевна
Год основания учреждения: 2002
У нас учатся: 114
У нас учат: 19 педагогов

Все новости детского сада

Посткроссинг-это здорово!

Опубликовано: 11.02.2019

Егерме беренче гасырда кешеләр кәгазь хатлар язудан бөтенләй баш тарттылар, дип әйтергә була. Кызганычка каршы тиз һәм  уңайлы, әмма хисләрне күрсәтми торган электрон юлламалар, почта тартмасыннан көтеп алынган, матур маркалар ябыштырылган конвертларны безнең тормыштан этеп чыгардылар.Әлбәттә, вакыт бер урында гына тормый, тик кайчагында гади хатлар булган вакыт белән ассоциацияләнә торган атмосферага чумасы килә.Посткроссинг- яңа күренеш түгел. Бу халыкара язышуның үзенчәлекле ысулы дип әйтергә мөмкин. Аның турында күп кеше ишетеп белсә дә,  барысы да әлеге уникаль проектның безнең гасыр өчен асылын белми.Иң яхшысы-тарихтан башлау. 2005 елда кәгазь хәбәрләргә сагынган португалияле Паоло Магаляэш инновацион проект төзергә булган. Аның асылы дөньяның төрле илләреннән открыткалар алмашудан гыйбарәт."Әкият» балалар бакчасы да  “Посткроссинг”проектына кушылырга карар итте. "Почемучка”  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өлкән тәрбияче белән берлектә илебезнең төрле шәһәрләренә хатлар җибәрделәр. Балалар хатларда үз шәһәрләре турында, әлбәттә инде, шәһәрнең төп истәлекле урыннары- Белуга балыгы турында сөйләделәр. Җавап хатлары килгәч балаларда күпме уңай хисләр туды! Безгә Ленинград өлкәсеннән (Никольский послёлогының 17 нче балалар бакчасы.) һәм Краснодар краеннан (Крыловая станицасының 5 нче номерлы балалар бакчасы) балалары җавап бирделәр. Балаларны " Посткроссинг” проекты тагын да кызыксындырды һәм алар җавап хатларында нәрсә язарга дип уйлый башладылар инде.Шатлык тудыручы , шулай ук аралашу һәм дуслар эзләү мөмкинлекләрен киңәйтүче кызыклы фикерләр булуы бик шәп! Дәвамы булачак…



К списку новостей