Филиал МБОУ «Никольская средняя общеобразовательная школа» Спасского муниципального района Республики Татарстан в с.Ямбухтино «Ямбухтинская ООШ»/Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы «Никольское урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең Ямбакты авылындагы филиалы «Ямбакты төп гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422857, Республика Татарстан, Спасский район, с. Ямбухтино, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-473-83-20 |
| E-Mail: | SYambuh.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | филиал МБОУ "Никольская СОШ" в с.Ямбухтино "Ямбухтинская ООШ" |
| Руководитель: | Галяутдинова Фаиза Асатовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Новости Ямбухтинской средней общеобразовательной школы
Халыкара туган тел көне
Опубликовано: 21.02.20152015 нче елның 21 нче февралендә Ямбакты урта гомумбелем бирү мәктәбендә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. Бу көнне билгеләп үтү өчен план кабул ителде. Планда билгеләнгән эшләрнең барысы да үтәлде.
1. Мәктәптә һәм сыйныфларда стенгазеталар чыгарылды.
“Теле барның-иле бар” дигән баш астында 1-8 класслар,
“Җандай газиз туган телем” дигән баш астында 9-11 класслар стенгазеталар чыгардылар.
Бу стенгазеталарда Халыкара туган тел көнен үткәрү кайдан һәм кайчан килеп чыкканлыгы турында мәгълүматлар, туган телгә карата язылган шигырләр һәм мәкаләләрдән алынган өзекләр, бөек шәхесләребезнең туган телгә карата әйтелгән тирән фикерләре зур урын алды.
2.1-11 классларда класс сәгатьләре үткәрелде.
“Иң матур тел- туган тел”дигән темага 1-3 классларда класс сәгате үткәрелде . Аны башлангыч класс укытучысы Карипова Г. Ю. үткәрде.
“Әле дә шул тел белән укыйм , язам һәм сөйләшәм” дигән темага 5-11 класслар өчен тәрбия сәгатен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яхина М. Б. үткәрде.
Класс сәгатьләрендә телебезнең гүзәллеге, бөеклеге, аның килеп чыгышы, тарихи мирас булуы турында сөйләшүләр булды.
3. “Иң газиз тел- туган тел” дигән темага әдәби –музыкаль кичә үткәрелде.
Бу кичәдә 5-11 класс укучылары катнашты. Кичәне татар теле укытучысы Яхина М. Б. хәзерләде һәм үткәрде.
Кичәдә газиз телебезнең матурлыгы, зурлыгы һәм аһәңлегенә багышланган шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. Кичәнең икенче өлешендә телебезнең сүз байлыгына багышланган ярыш булды. Ярышта укучылар үзләренең сөйләмендә фразеологик әйтелмәләрне, синонимнарны ничек белүләрен, сөйләмнәрендә ни дәрәҗәдә куллануларын, тел турында әйтемнәрне күпме белүләрен күрсәттеләр. Кичә ахырында Г. Тукайның “Туган тел” җыры җырланды. Җиңүчеләр бүләкләнде.
К списку новостей
















