• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Спасский
  • Школы
  • Филиал МБОУ «Никольская средняя общеобразовательная школа» Спасского муниципального района Республики Татарстан в с.Ямбухтино «Ямбухтинская ООШ»/Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы «Никольское урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең Ямбакты авылындагы филиалы «Ямбакты төп гомуми белем бирү мәктәбе»

Филиал МБОУ «Никольская средняя общеобразовательная школа» Спасского муниципального района Республики Татарстан в с.Ямбухтино «Ямбухтинская ООШ»/Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы «Никольское урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең Ямбакты авылындагы филиалы «Ямбакты төп гомуми белем бирү мәктәбе»

Визитная карточка

Адрес: 422857, Республика Татарстан, Спасский район, с. Ямбухтино, ул. Школьная, д. 7
Телефон: +7(843)-473-83-20
E-Mail: SYambuh.Sps@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: филиал МБОУ "Никольская СОШ" в с.Ямбухтино "Ямбухтинская ООШ"
Руководитель: Галяутдинова Фаиза Асатовна
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 20
У нас учат: 9

Новости Ямбухтинской средней общеобразовательной школы

Буген мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды

Опубликовано: 25.05.2019

Соңгы кыңгырау яңгырый — сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны.
25 нче май көнне 9нчы сыйныфта укучы 5 укучы өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән 9 сыйныф укучыларын 1 сыйныф укучылары, әти-әнилэр, Ямбакты муниципаль җирле үзидарә советы рәисе, мәктәп директоры һәм яраткан укытучылары котлады. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар грамоталар белән бүләкләнде. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды.
Бу көн укучыларыбыз, укытучыларыбыз өчен генә моңсу мизгелләр түгел, әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен. Аларның, мөгаен, озакламый үзләренең бәгырь җимешләрен шәһәргә, уку йортларына җибәрәчәкләре турында, киләчәктә балалары белән сирәктән-сирәк очрашачаклары турында уйлап күзләре яшьләнде. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде балаларыгыз канат чыгарып үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.
Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау — әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
Сезнең юллар вакыт юлында гел,
Сезнең юллар вакыт иркендә.
Хәерле юл!
Хәерле юл, сезгә, укучылар!



К списку новостей