• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Спасский
  • Школы
  • Филиал МБОУ «Никольская средняя общеобразовательная школа» Спасского муниципального района Республики Татарстан в с.Ямбухтино «Ямбухтинская ООШ»/Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы «Никольское урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең Ямбакты авылындагы филиалы «Ямбакты төп гомуми белем бирү мәктәбе»

Филиал МБОУ «Никольская средняя общеобразовательная школа» Спасского муниципального района Республики Татарстан в с.Ямбухтино «Ямбухтинская ООШ»/Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы «Никольское урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең Ямбакты авылындагы филиалы «Ямбакты төп гомуми белем бирү мәктәбе»

Визитная карточка

Адрес: 422857, Республика Татарстан, Спасский район, с. Ямбухтино, ул. Школьная, д. 7
Телефон: +7(843)-473-83-20
E-Mail: SYambuh.Sps@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: филиал МБОУ "Никольская СОШ" в с.Ямбухтино "Ямбухтинская ООШ"
Руководитель: Галяутдинова Фаиза Асатовна
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 20
У нас учат: 9

Новости Ямбухтинской средней общеобразовательной школы

Телләр айлыгы отчеты

Опубликовано: 28.04.2016

  Мәктәп шагыйрьләре   һәм рәссамнары үз көчләрен җиң сызганып сынап алырга мөмкинлек табалар.

    Айлык барышында татар теле кабинеты уздырылган эшләрнең үзәгенә әйләнде.

  Мәктәптә телләр айлыгы үткәрү түбәндәге тәртиптә алып барылды.

Ай дәвамында укучылар Интернет челтәрендә gabdullatukay.ru  сайты белән танышып бардылар.

  1 нче-  көн-1.04. Айлыкның планын кабул итү көне, белдерүләр көне. Мәктәпнең иң күзгә ташланган урынына матур итеп эшләнгән белдерү эленгән. Белдерүдә тулысынча айлыкның эчтәлеге чагыла. Бу турыда укытучылар, класс җитәкчеләре, китапханәче дә төрле өстәмә аңлату эшләре алып баралар.

 2 нче көн -2.04. Татар теле кабинетында  “Тукайга – чәчәкләр “ исемле стенгазета чыгарылды.

3 нче көн- 04. 04.16.-08.04.16. Башлангыч сыйныф укучылары Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән мультфильмнар карады.

 4 нче көн- 5.04. “Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды” рус һәм татар телендә видео-конкурста катнаштылар.

5 нче көн-13.04. “Иң грамоталы укучы” конкурсы үткәрелде. 6-11 нче класс укучылары диктантлар яздылар. Татар теленән “Иң грамоталы укучы” дип 6 нче класстанХамидуллина Гөлинә, 11 нчы класстан Шәфигуллина Альбина  табылды.

6 нчы көн-15.04. Классларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде. 1-6 классларда “Тукайның тормыш мизгелләре” дигән тема алынды.

7 нче көн -20.04. 1-8нче сыйныфлар арасында “И туган тел, и матур тел!” исемле шигырь бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә 1 сыйныф укучысы Галяутдинов Азат иң сәнгатьле сөйләүче дип табылды.

8 нче көн-22.04. Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган “Зирәкләр һәм Тапкырлар” уены үткәрелде . Уенда 6-11 нче класс укучылары, ике командага бүленеп, көч сынаштылар. Уенда укучыларның Г.Тукай иҗатын ни дәрәҗәдә белүләре сыналды.

9 нчы көн -23.04. Минем яраткан әдәби геройларым” дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде . Конкурста 1-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. 6 нчы класс укучысы- Хамидуллина Г.  Г. Тукайның “Шүрәле”әкиятенә рәсем, 9 нчы класс укучысы- Сафин Ранис  Г.Тукайның “Бала һәм күбәләк” шигыренә рәсем белән җиңүчеләр итеп табылдылар һәм район конкурсында катнаштылар.

10 нчы көн -28. 04 . 6-11 нче класс укучылары өчен “Әсәрне таны” конкурсы үткәрелде. Укучыларга Бөек Ватан сугышы турында язылган әдәби әсәрләрдән өзекләр укылды. Укучылар әсәрнең исемен, авторын әйтергә тиешләр. Әсәрләрнең күбесе  сугыш чорына караган. Җиңүче-11 нче класс укучысы Шафигуллина Альбина. “

11 нче көн-28.04. Укучылар Тукай исемендәге район шигырь укучылар конкурсында катнаштылар. Шафигуллина А.  Габдулла Тукайның “Милли моңнар” шигырен сөйләп 2 урынга лаек булды.

12 нче көн-29. 04. Тукайга багышланган әдәби кичә “Сихри әкият дөньясы” дигән тема астында узды. Г. Тукай сүзләренә җырлар җырланды, шигырьләр укылды. Кичәнең икенче өлешендә Г. Тукайның әкиятләре сәхнәләштерелде.

13 нче көн- 30. 04. “Телләр айлыгын” йомгаклау, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

 Татар теле укытучылары : Сипиева А.Ф., Сибагатова Ф.А.



К списку новостей