• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Спасский
  • Школы
  • Филиал МБОУ «Никольская средняя общеобразовательная школа» Спасского муниципального района Республики Татарстан в с.Ямбухтино «Ямбухтинская ООШ»/Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы «Никольское урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең Ямбакты авылындагы филиалы «Ямбакты төп гомуми белем бирү мәктәбе»

Филиал МБОУ «Никольская средняя общеобразовательная школа» Спасского муниципального района Республики Татарстан в с.Ямбухтино «Ямбухтинская ООШ»/Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы «Никольское урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең Ямбакты авылындагы филиалы «Ямбакты төп гомуми белем бирү мәктәбе»

Визитная карточка

Адрес: 422857, Республика Татарстан, Спасский район, с. Ямбухтино, ул. Школьная, д. 7
Телефон: +7(843)-473-83-20
E-Mail: SYambuh.Sps@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: филиал МБОУ "Никольская СОШ" в с.Ямбухтино "Ямбухтинская ООШ"
Руководитель: Галяутдинова Фаиза Асатовна
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 20
У нас учат: 9

Новости Ямбухтинской средней общеобразовательной школы

Халыкара туган тел көне

Опубликовано: 20.02.2016

  2016 нче елның 19 нче февралендә Ямбакты урта  гомумбелем бирү мәктәбендә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. Бу көнне билгеләп үтү өчен план кабул ителде.  Планда билгеләнгән эшләрнең  барысы да үтәлде.

1.     1-9 классларда класс сәгатьләре үткәрелде.

“Тел күрке - сүз” дигән темага 1-4 классларда класс сәгате үткәрелде . Аны башлангыч класс укытучылары Галяутдинова Р. Х. һәм Сафина Г.Г. үткәрделәр.

“Тел – рухи байлыгыбыз” дигән темага 6-9 класслар өчен тәрбия сәгатен татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сипиева А.Ф. һәм Сибагатова Ф.А.үткәрделәр.

 Класс сәгатьләрендә телебезнең гүзәллеге, бөеклеге, аның килеп чыгышы, тарихи мирас булуы турында сөйләшүләр булды.

2.     “Ватан дигән илем, татар дигән телем һәм халкым бар” инша конкурсы

Әзерлек эше 1 атна алдан башланды. Темалар алдан әйтелеп, бәяләү критерийлары белән дә таныштылар.

3.     " Теле барның – иле бар”. Шигырь уку конкурсы.

   Таләпләр: сәнгатьлелек, шигырьнең теманы ачу- ачмавы, күләме яшьләренә туры килү- килмәве, сәхнәдә үз- үзен тотышы.

4.     “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” викторина үткәрелде.

Әлеге ярышта туган телебезнең төрле тармакларын үз эченә алган сорау- җаваплар алынды. Ярышта укучылар үзләренең сөйләмендә фразеологик  әйтелмәләрне, синонимнарны, антонимнарны ничек белүләрен, тел турында әйтемнәрне күпме белүләрен күрсәттеләр.  Җавап дөрес булмаса, борчылдылар, дөрес иттереп әйтсәләр, самими  шатландылар. Ә тамашачы булып кергән сыйныфташ җанатарлар аларга көч биреп тордылар. Җавап бирә алмаган сорауларга җаваплар бирделәр һәм балларын катнашучы сыйныфташына өстәттеләр. Уеныбызны Фәнис Яруллинның “Сүзләр” дигән шигыре белән тәмамладык. Җиңүчеләр бүләкләнде.

 

 

 

 

 

 

 



К списку новостей