Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение«Никольская средняя общеобразовательная школа» Спасского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы "Никольское урта гомуми белем бирү мәктәбе" Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422860, Республика Татарстан, Спасский район, с.Никольское, ул. Школьная, д.30 |
| Телефон: | +7(843)-473-24-40 |
| E-Mail: | Fedorova.Olga@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Никольская СОШ" |
| Руководитель: | Федорова Ольга Юрьевна |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 23 учителя |
Туган тел айлыгы буенча нәтиҗә
Опубликовано: 29.04.2018
Укучыларыбыз әкиятләрне бик теләп сәхнәләштерәләр. А.Алиш, Г.Тукай әкиятләре аларга бигрәк тә ошый. Әкиятләрне мәктәптә һәм балалар бакчасында да уйнап күрсәттеләр.
Укучыларның уку осталыкларын баету, дөньяны танып белү сәләтләрен үстерү максатыннан татар телендә “Озын тәнәфес” исемле мәктәп газетасы чыгарыла башлады. Төрле сыйныф укучылары үзләрен журналистика өлкәсендә сынап карап, газетага үзләренең мәкаләрен бастырып чыгаралар.
Гәҗитнең беренче номеры футболга багышлана, икенче номеры “Халыкара туган тел көне”нә, өченче номеры Болгар шәһәрендә үткән Г.Тукай исемендәге VIII Халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесенә багышлана. Газетаның дүртенче саны“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә, ә инде бишенче саны Г.Тукайның тууына 132 ел уңаеннан чыгарылды.
Туган якны, аның табигатен, авылны, халыкны, аның үткәнен, хәзергесен, халкыбызның һөнәрләрен, иҗатын, үзенчәлеген өйрәнү максатыннан чыгып, Мәктәптә ел саен халкыбызның мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен зурлап билгеләп үтә. Әзерлек алдан ук алып барыла. Иң элек планы төзелә,барлык чараларда шуның буенча үткәрелә. Быелгысы уку елында да бу чара оешкан төстә үтте.Китаплар күргәзмәсе,Габдуллла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган стенд , рәсемнәр күргәзмәсе төзелде.
3-6 сыйныфлар арасында КВН үткәрелде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары төрле чаралар үткәрделәр. 2 нче сыйныфлар белән укытучы Гаряпова Г.Н. “ Тукай эзләре буйлап” диеп исемләнгән әдәби-экскурсия үткәрде. Һәр тукталышта укучылар Г. Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен сөйләделәр. Төрле сорауларга җаваплар бирделәр.
Укытучылар Әхмәтвәлеева Г.С. һәм Галиуллина Р.Х. 3-4 сыйныфлар белән
“Тукай-әкият – патшасы” исемле викторина үткәрделәр. “Шүрәле” һәм “Су анасы” командалары көч сынаштылар.
Укучылар Тукайның тормышы һәм әсәрләре буенча төзелгән сорауларга җавап бирделәр. Г.Тукайның кайбер әсәләрен сәхнәләштерделәр.
10-11 сыйныф укучылары белән укытучылар Әхмәтвәлеева Г.С . Галиуллина Р.Х. “Тукай һәм аның каләмдәш дуслары” диеп исемләнгән телдән журнал үткәрделәр.
Балаларга белем, тәрбия бирү, туган нигезгә, төбәккә, ата – аналарга, халыкка, аның гореф – гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү өлкәсендә мәктәпнең роле бик зур икәнен тагын бер кат ачыкладык.
К списку новостей


















