• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад № 328 комбинированного вида"Советского района г.Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420087, РТ, г. Казань, ул. Латышских Стрелков, д. 6А, Даурская 2-я, д.19
Телефон: (843)298-55-02, 8 (843) 298-95-30 ( 2-ое здание)
E-Mail: dou328@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад № 328 комбинированного вида" Советского района г. Казани
Руководитель: ио Халикова Татьяна Михайловна
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 281 из них иностранных граждан -7
У нас учат: 22

Новости Яңалыклар

15 февраля 110 лет со дня рождения поэта-героя, Героя Советского Союза, лауреата Ленинской премии СССР Мусы Мустафовича Джалиля (Залилова) (1906–1944).

Опубликовано: 15.02.2016

15 февраля Каһарман шагыйрь, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Мостафа улы Җәлилнең (Җәлиловның) тууына 110 ел (1906–1944)

Муса Җәлил Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Ырынбурда«Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 нче елда ул Казангакилә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый.1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда ҖәлилнеТатарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. 1941 елның ноябрь-декабрьайларында Минзәләдә хәрби-сәяси җитәкчеләр (политруклар) әзерләүче кыска сроклы курсларнытәмамлап, «өлкән политрук» дәрәҗәсе ала.Ленинград фронтында фронт газетасында эшли башлый. 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.

Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Дәфтәрләр татар гарәп имләсендә һәм "Яңалиф" татар латин әлифбасында язылган. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр».

Сугыштан соң совет шагыйре һәм язучысы Константин Симонов ярдәмендә Муса Җәлилнең шигырьләре бастырыла башлый, тәрҗемә ителә, шагыйрьнең батырлыгы бөтен дәүләткә билгеле була.



К списку новостей