Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад № 328 комбинированного вида"Советского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420087, РТ, г. Казань, ул. Латышских Стрелков, д. 6А, Даурская 2-я, д.19 |
Телефон: | (843)298-55-02, 8 (843) 298-95-30 ( 2-ое здание) |
E-Mail: | dou328@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 328 комбинированного вида" Советского района г. Казани |
Руководитель: | ио Халикова Татьяна Михайловна |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 281 из них иностранных граждан -7 |
У нас учат: | 22 |
Новости Яңалыклар
Осторожно - Сак булыгыз, ГРИПП !
Опубликовано: 12.11.2015https://edu.tatar.ru/upload/images/files/%D0%B3%D1%80%D0%B8%D0%BF%D0%BF%202(1).jpg
https://edu.tatar.ru/upload/images/files/%D1%87%D0%B5%D1%81%D0%BE%D1%82%D0%BA%D0%B0(6).jpg
/upload/images/files/Педикулёз(1)(1).pptx
Грипп (фр. басып алу, яулап алу дигәнне белдерә) – грипп вирусы китереп чыгарган сулау юлларының инфекция авыруы. Көчле вирус инфекция авырулар (ОРВИ) арасына керә. Бүген гриппның 2000 якын төре билгеле. Гриппка каршы профиликатика чарасы буларак көз көне вакцинация үтәргә киңәш ителә.
Грипп эпидемиясе ел саен, гадәттә, елның суык вакытында кабатлана һәм җир шарында яшәүче халыкның 15 процентын зарарлый. Дөньяда грипп авыруы белән 500 миллион кеше авырса, шуның 2 миллионы вафат була.
Кешедә грипп тудыргыч – РНК-лы Mixovirus influenza вирусы, түбән температурага бирешми, ультрафиолет нурлар, антисептик чаралар белән тәэсир иткәндә үлә. Вирус күчкәннән соң, организмда инкубацион чор дип аталган, 12-48 сәгатькә сузылган вакыт үтә. Аннан соң температура 38-40 градуска күтәрелә, кеше туңа башлый, башы, күз алмалары, мускуллары, буыннары авырта, укшый башлый. Чирнең икенче һәм өченче тәүлегендә генә авыруда коры ютәл, томау барлыкка килә. Авырган вакытта кеше ярдәмгә мохтаҗлык кичерә: гомум хәлсезлектән, баш авыртудан, калтыранудан җәфа чигә. Авыруның кискен чоры 3-7 көн дәвам итә.
“Салкын тию” авыруын — йөздән артык төр вирус, гриппны А, В, С вируслары китереп чыгара. Бу вируслар 1933, 1940, 1947 елларда ачыкланган. Грипп эпидемиясе ел саен, гадәттә, салкын чорда була һәм Җир шарындагы халыкның 15 процентында күзәтелә. А гриппы эпидемиясе — 2-3 елга, В гриппыныкы 4-6 ел га бер тапкыр кабатлана. С гриппы эпидемия тудырмый, аның белән бер генә тапкыр авырырга мөмкин, кешеләр аны башкача йоктырмый. Шунлыктан, аның белән, асылда, балалар авырый.
Грипп вирусы бик тиз таралучан. Инфекция белән башка кеше ютәлләгәндә, яисә төчкергәндә зарарланырга мөмкин. Чөнки бу вакытта авыру кешедән яисә вирусны йөртүчедән авыру тудыручы, шул исәптән грипп вируслыбактерияләр тарала һәм авыру тирәсендә зарарлы зона барлыкка килә.
Организмга эләккән вирус 4-6 сәгать эчендә үрчи. Таралудан саклану өчен организм шул урынга иммунитеткүзәнәкләрен юнәлтә. Лимфа төеннәрендә вируска каршы торучы тәнчекләр эшләп чыгарыла башлый, тик алар 1,5-2 атнадан соң гына көчәя. Катлаулы булмаган грипп 5-10 көн дәвам итә, 4-5 көн температура югары тора. Өзлегү бактерия микрофлорасы активлашу белән аңлатыла. Пневмония, синусит, отит күзәтелергә мөмкин.
К списку новостей