• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а
Телефон: +7(843)-273-02-42
E-Mail: madou.167@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад № 167"
Руководитель: Галлямова Гузалия Гумаровна
Год основания учреждения: 1980
У нас учатся: 160 воспитанников (инностранных граждан - 4)
У нас учат: 11

Все новости детского сада

Җыелышмы, әллә җылы очрашумы?

Опубликовано: 04.12.2015

Ата-ана һәм тәрбияче ни дәрәҗәдә  аңлашып эшли, белем бирү һәм тәрбия процессы шул кадәр нәтиҗәле була. 167 нче балалар бакчасында  ике як та  моны яхшы белә. Ноябрь аенда узган чираттагы ата-аналар җыелышлары да шуңа дәлил. Алар җылы мөгалләмәдә үзара сөйләшү, кызыклы ярышлар, чәй өстәле артында тәҗрибә уртаклашу,  хәтта, ата-аналар катнашындагы пантомимо рәвешендә оештырылган иде. Һәр төркем тәрбиячесе очрашуны  файдалы һәм  үзенчәлекле итеп уздырырга тырышты.

Зурлар төркемендә ата-аналар җыелышының темасы - “Баланың сөйләм телен үстерү” иде.  Бу  мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иң актуаль темаларның берсе.  Фикерләрне матур, дөрес, бәйләнешле итеп җиткерә белү нәниләргә генә түгел олы кеше өчен дә әһәмиятле.  Бу максаттан ата-аналар өчен кызыклы ярыш оештырылды.  Алар ике командага бүленеп, сөйләмдә килеп чыккан проблемаларны чишү ысулларын, үзләренең дә сүз байлыгына ни дәрәҗәдә ия булуларын барладылар. Билгеле бер әкияткә пантомима күрсәткәндә дә оялып тормадылар, җиренә җиткереп хайваннар дөньясын тасвирлап бирә алдылар. Дуслык җепләрен тагын да якынайту максатыннан очрашу чәй эчү белән тәмамланды.  Шушы җылы атмосферада оештыру мәсьәләләренең күпкә җиңел хәл ителүе  беркемгә дә сер түгел.

  Мәктәпкә әзерлек төркеме ата-аналар җыелышында “Балалар бакчасы һәм гаилә белән берлектә балаларны мәктәпкә әзерләү” темасын яктыртты. Тәрбияче  Мостафина Фәридә Вагизовна чыгышын 6-7 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре белән таныштырудан башлады. Баланың мәктәпкә бару теләген генә түгел, физик, психологик яктан да әзер булуын күздә тотуны әйтте. Тәрбияче  Фәхретдинова Ләйсән Фирдатовна “Тәрбия дәресләре” темасына доклад – тренинг – уен әзерләгән иде. Әти-әниләр авыр эш көненнән соң килгән булсалар да, актив катнаштылар. Алар белән берлектә төркемнең “Тәрбия китабы” язылды. Китапның алгы бите алдан ук әзерләнгән иде, ул бик зур кызыксыну уятты. Калган битләрендә “Тәрбиянең 10 вәгазе”, һәрбер ата-ананың “Мин баламны зур үскәч нинди итеп күрергә телим?”, “Ничек үрнәк булырга?”, “Ничек яхшылык эшләргә өйрәтергә?” сорауларына җаваплары кертелдә. Күбесе бу сорауларга җавапларын укып та китте, ә калганнары тәҗрибәләре белән бүлештеләр. “Кайсы очракта баланы мактарга һәм кайсы вакытта аны җәзага тартырга” дигән мәгълүмат белән белешмәлекләр таратылды. Аерым “таҗларга” язылган “Тәрбиянең 10 вагәзе” белән танышып, әти-әниләр алардан “Тәрбия чәчәге” ясадылар. Бөтен ишетелгән киңәшләр дә бала белән уртак тел табуга, аңа ярдәм итүгә багышланган иде. моментларына тукталып киттеләр. Ата-аналарның сораулары, тәкъдимнәре тыңланды. 


Источник: Срурова Э.И.

К списку новостей