МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
E-Mail: | madou.167@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
У нас учат: | 11 |
Все новости детского сада
Көз, көз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар?
Опубликовано: 01.11.2015Иртәдән үк шау-гөр килеп көз бәйрәменә әзерләнәләр бүген бездә. Нәниләрдән башланган бәйрәм эстафетасы кичкә кадәр дәвам итеп, мәктәпкә әзерлек төркеме чыгышы белән төгәлләнде. Әле яңа гына бакча коллективына кушылган димәссең, кечкенәләр төркеме бер дә сынатмады. Бәйрәмгә килгән хәйләкәр, ач төлке , матур керпе, әпәс аю белән уйнадылар, җырладылар. Шыбырдап гөмбә яңгыры яуганнан соң, көзге урманга әверелгән музыка залында, бер-бер артлы гөмбәләр үсеп чыкты. Алар кунакка килгән керпегә күңелле биюләрен бүләк иттеләр. Яфрак уеннары да һәр нәнигә ошады. Бәйрәмгә килгән Көз балалардан бик канәгать булып, алмалар бүләк итеп китте.
Тагын берничә минуттан музыка залына күз явын алырдай матур егет-кызлар тулды. Чират бишенче зурлар төркемендә. Әлеге төркем балалары саф татар телендәге чыгышлары, саллы, тигез биюләре белән кунакларны шаккатырды. Җыр-биюләрдән тыш, уеннары да үзенчәлекле иде. Күз бәйләп гөмбә җыю гына ни тора! Афәрин аларга!
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да, бакчада иң зурлар буларак, үрнәк чыгыш күрсәтттеләр. Күмәк җырлар, биюләр белән үрелеп барган чарада “Чикерткә һәм кырмыска” мәсәле дә бик шома гына кереп китте. Балаларның уйнаулары артистларныкына тиң иде.
Уртанчылар да сынатмады. Бәйрәм чарасы беткәннән соң яңгыраган алкышлар – чараның “биш”лелек узуына дәлил.
Үзенчәлекле дүртенче зурлар төркеме турында сөйләп торасы да түгел. Тәрбияче апаларының эш стилена әверелгән иҗадилык һәм мөстәкыйльлек балаларның чыгышларында да чагылды. Үзләрен сәхнә хуҗалары дип хис итеп, рольләрен “ тәмләп” уйнады алар.
Бакча коллективының төрле хайваннарга, популяр персонажларга әверелеп нәниләрнең күңелләрен күрүләре, бәйрәмгә ямь өстәүләре турында әйтми узмый булмый. Шундый оста, иҗади тәрбиячеләр булганда, бәйрәмнәр күңелсез, соры булырга мөмкин түгел.
Нәниләребез яңгырлы, салкын көз җитте дип бер тамчы күңелсезләнми. Тәрбияче апалары аларны һәр фасылның матурлыгын күрергә өйрәткән. Бүген 167 нче балалар бакчасында көз бәйрәмнәре әнә шулай гөрләп узды.
Источник: Срурова Э.И.
К списку новостей