МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
E-Mail: | sad.167@mail.ru, madou.167@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
У нас учат: | 11 |
Все новости детского сада
Өч күзле дустыбыз светофор.
Опубликовано: 06.08.2015
5 августта халыкара светофор туган көн. Моннан 101 ел элек АКШ ның Кливленд шәһәрендә юл йөрүне көйләүче прибор урнаштырыла. Ә Россиядә исә беренче светофор 1930 нчы елда Ленинградта барлыкка килә.
Бүген әлеге датаны “Йомры икмәк” балалар бакчасында да билгеләп үттек. Нәниләребез юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер тапкыр ныгытты. Һәр группада әлеге темага карата әңгәмәләр үткәрелде. Балалар исә юл хәрәкәтен сурәтләгән рәсемнәр ясады, табышмакларга җаваплар таптылар. Юл йөрү билгеләре һәм юллар төшерелгән махсус келәм өстендә машина йөртүче һөнәрен үзләштерү аларга аеруча ошады. Кызыл җеп булып әлеге тема кичкә кадәр сузылды. Белемнәрне ныгыту урамдагы мәйданчыкта “Җәяүлеләр һәм машиналар” рольле-сюжетлы уены белән дәвам итте. Нәниләр машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә, хәтта, нәни инспекторларга да әверелделәр. Кызыксынып уйнаган арада балалар үзләре дә сизми юл йөрү кагыйдәләрен ныгытып үзләштерделәр.
К списку новостей