МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
E-Mail: | sad.167@mail.ru, madou.167@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
У нас учат: | 11 |
Все новости детского сада
Алтын куллы, олы йөрәкле әти-әниләр
Опубликовано: 20.06.2015Шыгырдап торган сап-сары агач идән, төзекләндерелгән веранда диварлары, ялтырап торган калай түбә, агач өстәл һәм эскәмияләр...
Бакчабызның уртанчылар төркеме территориясендә әнә шундый уңайлыкларга сокланып та, кызыгып та карыйсың. Бу әлеге төркемнең алтын куллы һәм олы йөрәкле ата-аналарның эше нәтиҗәсе. Җәйге сезонга нәниләргә алар әнә шундый бүләк ясады. Әти-әниләрнең әлеге гамәлен балаларына мәхәббәтнең тагын бер дәлиле дип бәяләргә була.
Инде дүртенче дистәсен ваклап килүче балалар бакчасында верандаларны тиешле халәттә тоту зур чыгымнар сорый. Бүген исә корылманы танып булмый: өр-яңадан ябылган калай түбә, сап-сары агач идән, штукатурланган һәм буялган диварлар. Әлеге эшне башкаруда уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Едиханова Динараның әнисе Юлиана зур ярдәм күрсәтте: тулысынча эшче көч һәм төзелеш материаллары белән тәэмин итте. Ә Лопатина Амалиянең “алтын куллы” бабасы өстәл һәм эскәмияләр әмәлләп бирде. Коллектив аларга зур рәхмәтен белдерә.
Ләкин шуны да онытмаска кирәк, бу җитәкчелекнең һәм төркем тәрбиячесенең ата-аналар белән үзара хөрмәткә корылган тыгыз элемтәсе нәтиҗәсе.
К списку новостей