МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
E-Mail: | sad.167@mail.ru, madou.167@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
У нас учат: | 11 |
Все новости детского сада
Ак юл сезгә, балалар!
Опубликовано: 29.05.2015
29 нчы май көнне “Йомры икмәк” балалар бакчасында узган чыгарылыш кичәсе балалар, педагоглар, ата-аналар күңелендә матур мизгелләр калдырды. Быел бездән 24 бала олы тормыш юлына атлады.
Балаларның бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша геройлары белән берлектә рус, татар телләрендә шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм сценарийсы да бик уңышлы, кызыклы иде. Уңган, зирәк, акыллы балалар Белмәмешне белем иленә сәяхәткә алып киттеләр. “Ясельная”, “Хатирәләр”, “Әкият” иле тукталышларында «Сүзләр төзе», «Буталчык саннар» кебек уеннарда катнашып, беренче имтихан тоттылар. Ә бу исә аларның бакчада ныклы хәзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте.
Сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды бәйрәмдә.
– Бүген без 24 баланы тормышның янә бер баскычына күтәрәбез. Мин балалар бакчасын балачак вокзалына тиңлим. Һәр ел безнең хезмәт җимеше булган кадерле чыгарылыш төркеме балаларын – мәктәпкә озатабыз,– диде кичәнең йомгаклау өлешендә балалар бакчасы өчен җан атып йөрүче бакча мөдире Гүзәлия Галләмова. – Алар безнең горурлыгыбыз.
Истәлеккә балаларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Соңрак бакча бусагасын атлап чыгып, төсле шарларны зәңгәр күккә очырдылар. Шушы очып киткән шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!
К списку новостей