МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
E-Mail: | sad.167@mail.ru, madou.167@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
У нас учат: | 11 |
Все новости детского сада
Туган телем - Тукай теле
Опубликовано: 27.04.201526 нчы апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бу дата 167 нче балалар бакчасында йөрүче һәрбер сабыйның исендә калгандыр. Әлеге уңайдан уздырылган бәйрәм чарасын карарга иң нәниләр дә керде. Театраль тамаша рәвешендә барган бәйрәм сабыйларны ялыктырмады. Киресенчә, һәрбер бала зур кызыксыну белән Тукай шигырьләре, туган тел дәръясына чумды. Мультимедиа чаралары ярдәмендә балалар Тукайның балачагына да кайтып килделәр. Кырлай урманнарыннан Шүрәле килеп, уеннар да уйнатты. Тәрбияче апалары сәхнәләштергән “ Су анасы” әкиятен тын да алмый карадылар. Балаларның үзләренең дә бәйрәм чарасын оештыруда өлешләре зур булды. Бөек шагыйребезнең һәр шигырен диярлек оста итеп сәхнәләштереп күрсәтте алар. Чараның кульминацион ноктасы – Габдулла Тукайның туган көненә багышланган рәсем бәйгесенә нәтиҗәләр ясау булды. Җиңүчеләр дипломнар һәм Габдулла Тукай китаплары белән бүләкләнде. Бәйгедә катнашучыларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
К списку новостей