МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
E-Mail: | sad.167@mail.ru, madou.167@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
У нас учат: | 11 |
Все новости детского сада
Сәләтле бәләкәчләр арасында безнекеләр дә бар
Опубликовано: 24.03.2015Талантларны табып күрсәтә белү үзе зур талант. 167 нче балалар бакчасында әлеге юнәлештә даими эш алып барыла. Төрле конкурс-фестивальләрдә катнашу биредә гадәти хәл. Бу юлы да “Сәләтле бәләкәч” 4нче балалар иҗаты фестиваленә бик теләп ике номер тәкъдим ителде. Хореография номинациясендә Гыйльметдинова Азалия, вокал номинациясендә исә Фәйзрахманова Диләрә уңышлы гына чыгыш ясады.
Сайлап алу турында 4 яшьлек Диләрә “Топ-топ каблучки” җырын башкарды. Аның балаларча шат, чишмәдәй чиста тавышы гына түгел, ышанычлы хәрәкәтләре, үзен тотышы да җюри әгъзаларын битараф калдырмады. Ә Азалия исә хореография номинациясендә нәфис гимнастика элементларын кертеп куелган бию белән чыгыш ясады. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурска әзерлек барышында алты яшьлек кызның үз идеяләре дә искә алынды.
Талантлы бәләкәчләребезгә икенче турда да уңышлар телибез.
“Сәләтле бәләкәч” балалар иҗаты фестиваленең икенче туры 31 мартта “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә узачак. Башлану вакыты иртәнге сәгать тугызда.
К списку новостей