МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
E-Mail: | sad.167@mail.ru, madou.167@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
У нас учат: | 11 |
Все новости детского сада
А зори здесь тихие...
Опубликовано: 27.02.2015«А зори здесь тихие…»
Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Звездопад” “Солют Победы!” фестиваленә 167нче балалар бакчасы коллективы әнә шундый үзенәлекле чыгыш тәкъдим итте. Танылган әсәргә нигезләнгән өзектә алты зенитчы кызның фаҗигале язмышы сурәтләнә. Катнашучылар сугыш һәлакәтен гап-гади аралашу, хатирәләр, музыка, вальс, шигырьләр аша үтемле һәм оста итеп бирә алды. Декорация һәм заманына туры китереп сайланган костюмнар да чыгышны чынбарлыкка тагын да якынайтты.
Моннан тыш, әлеге чарага коллектив Ибраһим Газинең “Йолдызлы малай” шигырен тәкъдим итте. Алия Хәйретдинованың йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп башкарган шигыреннән соң, тамашачыларның күңелләре белән бергә күзләре дә мөлдерәп тулды. Жюри әгъзаларының җанланып фикер алышуыннан, аларның Алиянең талантына битараф калмаулары сизелде. Театраль өзекне сәхнәләштерүдә аның режиссёрлык сәләтен дә күрдек.
Мәгариф хезмәткәрләре катнашындагы әлеге чарага йомгак март аенда ясалачак. Катнашучыларга уңышлар телибез!
Фоторепортаж:
А зори здесь тихие...