• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а
Телефон: +7(843)-273-02-42
E-Mail: sad.167@mail.ru, madou.167@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад № 167"
Руководитель: Галлямова Гузалия Гумаровна
Год основания учреждения: 1980
У нас учатся: 160 воспитанников (инностранных граждан - 4)
У нас учат: 11

Все новости детского сада

Балалар бакчасында аю биләмәләре...

Опубликовано: 16.09.2014

  Әнә үләннәр арасыннан керпе карап тора, балалар мәйданчыгына таба ашыкмый гына  әкәм-төкәм шуыша, килүчеләрне баш иеп аккошлар сәламли. Уңгарак баксаң исә үз биләмәләрен - умарталарын барлап өч аю йөри...Бу искиткеч  күренешне  мин һәр көнне күзәтәм. Улым йөри торган  Казан шәһәре Совет районының 167 нче балалар бакчасы әйләнә-тирәсендә  әнә шундый әкияти мохит.

 Шушы персонажларга, күренешләргә генә түгел, бу сихри дөньяны тудыручыларга  сокланам. Бер көтү дизайнерларның эш җимеше диярсең. Чынлыкта исә,  барысы да биредә эшләүчеләрнең тырышлыгы белән туган икән.  “Командирлары”- бакча мөдире Гүзәл  Гөмәр кызы Галләмова миңа схемалар күрсәтә. Альбом битләре  учак рәсемнәре, паровоз, ясалма күл тагын әллә нәрсәләр сызымнары белән чуарланып беткән.  Йокыдан уянып сызгалап куям идеяләремне, ди ул елмаеп.

 “Ата-аналарның да өлеше бар бу матурлыкта,”-  дип  сөйләвендә мөдирнең  балалар бакчасы тормышына битараф булмаган һәркемгә   тирән хөрмәте һәм чиксез рәхмәте сизелә. 

 Агачтан менеп баручы гусеница шундый табигый   чыккан. Тоткалап карасам, төзелештә изоляция өчен кулланыла торган күбектән ясалган икән. 

 Агач төпләре дә биредә “чәчәк атып” утыра. Барысы да күп чыгымнар түкми генә кул астындагы материаллардан ясалган.

Учакның ялкыннары ролен кызыл төстәге күпъеллык  үсемлек  үти.

 Балалар бакчасы территориясендә  атлаган саен сюрприз.   Бер кырыйда үрдәкләре, бакалары белән ясалма күл. Ярларында камышлары чайкалып утыра. 

Ясалып бетмәгән фонтанның да әмәлен тапканнар.   Эченә ком тараткач, кактуслар, кәлтә, еланнар, дөяләр урнаштыргач, ул  чүлгә әйләнгән. “ Беренчедән куркынычсыз, икенчедән нәниләргә кызыклы, файдалы мәгълүмат бирү өчен бер дигән күрсәтмә материал,”- ди Гүзәл Гомәровна Галләмова. Балалар мәйданчыклары да буялган, каралган.  Һәр җирдә балаларны яратып эшләүче җитәкченең, хезмәткәрләрнең  җан җылысы сизелә. 

 



Фоторепортаж:
Балалар бакчасында аю биләмәләре...

К списку новостей