МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
E-Mail: | sad.167@mail.ru, madou.167@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
У нас учат: | 11 |
Все новости детского сада
Якын дусларны көтәбез
Опубликовано: 17.03.2023Әй, кошым, кошкаем,
Канатлы дускаем!
Көтәбез без сине,
Килер дип, ел саен.
Оялар куябыз
Сиңа дип,һәр елны.
Кер әйдә,ояла,
Сайла үз ояңны!
Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана башлый. Яз бик тә матур вакыт! Табигатькә тагын да ямь өстәп, көзен киткән кошларыбыз кире туган якларына кайталар. Иң беренче булып кара каргалар килә. Аларны күргәч, күңелләр күтәрелә. Алар артыннан сыерчыклар килә. Көннәр җылынып беткәч, карлыгачлар, тургайлар, сандугачлар килә. Балаларга сандугач сайравы бик тә ошый. Табигатьтә кошларны күзәтергә балалар бик яраталар, чөнки алар балаларның яраткан дуслары.
Безнең балалар бакчасындагы балалар аларны оялар ясап каршы алалар. Менә быел да искәрмә түгел. Әти-әниләр белән берлектә узыша-узыша балалар үзләренең канатлы дусларына берсеннән берсе матур оялар ясап алып киләләр. Аннан тәрбиячеләр белән берлектә агачларга ояларны элеп, җимнәр салып, кошларнын килүен күзәтә башлыйбыз.
К списку новостей