МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
E-Mail: | sad.167@mail.ru, madou.167@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
У нас учат: | 11 |
Все новости детского сада
Весна в окно стучится
Опубликовано: 22.02.2023Яз килә.
Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп, кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы −
Сагынып көткән яз килә.
Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна башлый. Кояш балкый, ул өй түбәләрендәге карларны эретә. Карлар эри башлагач, җылы яклардан кошлар да кайта башлар. Язгы җылы җил агачтагы яшь бөреләрне уятыр. Тиздән алар хуш исле яшел яфраклар ярырлар. Кояш эссе нурларын көннән-көн күбрәк сибәр. Җирдән җырлый-җырлый гөрләвекләр челтерәп агар. Бозлар кузгалыр. Кырларда беренче умырзая баш калкытыр. Кешеләр язгы эшләргә керешерләр. Язның да эше күп: иңе-буе күренмәгән кырларны кардан әрчисе, ямь-яшел уҗым басуларын ачасы бар. Кырларда тиздән тракторлар гөрләр − язгы кыр эшләре башланыр. Язның әле дымлы җирне үләннәр һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән бизисе бар.
Ә бүген әле март башы гына. Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый. Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт. Түрдән уз, яз!
Менә безнен балалар бакасына да яз килде. Балалар белән берлектә группаларга да яз тосе керттек. Яз тизрәк килсен өчен һәр бала уз өлешен кертте. Кемдер рәсем ясады, кемдер ябыштырды, кемдер әвәләп ясау белән шөгылләнде...
Весна - это прекрасное и чудесное время года. Уже скоро наступят ясные, весенние деньки, позади останется холодная зима...Но это еще только наступит...
А у нас в саду уже ВЕСНА! Каждая группа вместе с родителями и детьми подготовила "Свою Весну!".
К списку новостей