МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
E-Mail: | sad.167@mail.ru, madou.167@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
У нас учат: | 11 |
Все новости детского сада
"Татар малае - 2023!
Опубликовано: 14.02.202314 февраль көнне Казан шәһәренең Дәрбишләр бистәсендә урнашкан "Балалар иҗат үзәге"ндә "Татар малае - татар кызчыгы - 2023" шәһәр бәйгесенең район туры булып узды.
Бәйге ике өлештән торды: 1 нчесе - визитка "Әйдәгез танышабыз". Бу өлештә һәр бала бик кыска вакыт эчендә үзе турында сөйләргә тиеш иде. 2 нчесе "Татар халык йолалары". Халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре күренешләрендә катнашучылар үз осталыкларын җыр-бию, сүз остасы буларак күрсәттеләр. бу бәйгедә безнең бакчадан мәктәпкә әзерлек төркеменнән Мурат Хөснетдинов чыгыш ясады. Ул шигырь юллары аша беренче өлештә үзе турында сөйләде. Бәйгенең икенче өлешендә "Боз озату" йоласын күрсәткәндә Муратка үзе белән бер төркемгә йөрүче балалар Вәлиуллин Сәид, Игонина Роза, Хасанова Илүзә, Гиниятуллина Илсия, Салахов Ранил ярдәм иттеләр. Алар барысы да бер стиль белән тегелгэн милли киемнәрдә чыгыш ясадылар. Чыгыш биш минуттан артмаска тиеш иде. Шул кыска гына вакыт эчендә яклау төркеме белән Мурат биергә дә, җырларга да өлгерде. Әле 12 таяк уенын да уйнап күрсәттеләр. Чыгыш искиткеч кызыклы булып чыкты. Без шундый оста балаларыбыз белән горурланабыз һәм чын күңелдән шатланабыз.
Бәйгедә безнең Муратыбыз 3 нче урын алды. Киләчәктә аның зур уңышлар яулыйсына иманыбыз камил. Бәйгедә катнашырга Муратны һәм аны яклаучы төркемне әзерләүдә көчләрен кызганмый әзерләгән педагогларыбызга, әти - әниләргә рәхмәтебез һәм хөрмәтебез чиксез.
К списку новостей