МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
E-Mail: | sad.167@mail.ru, madou.167@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
У нас учат: | 11 |
Все новости детского сада
Чәчәкләр тотып кулга, без чыктык олы юлга...
Опубликовано: 29.05.2017
Майның соңгы атнасында “Йомры икмәк” балалар бакчасында чыгарылыш кичәләре узды. Быел без 36 баланы тылсымлы белем дөньясына озаттык. Аларның һәрберсе ныклы әзерлек белән мәктәпкә китте, шул исәптән 23 бала татарча белем бирүче уку йортларына барачак.
Сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды бәйрәмдә. Балаларның театральләштерелгән тамаша геройлары белән берлектә рус, татар телләрендә шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Мәктәп тормышын җанландырып, музыкаль спектакль рәвешендә тәкъдим итү, балаларның һөнәрләр хакында фикерләре - әти-әниләрне һәм педагогларны көлдерде дә , елатты да. Нәни дусларыбызның да, соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелуларын аңлап булса кирәк, күңелләре тулды, күзләре чыланды. Инде зур үскән абый-апаларын котларга чыгарылыш кичәсенә килгән нәниләр , балалар бакчасында узган елларның ни кадәр җаваплы дәвер булуына сүзсез дәлил иде - сабыйлардагы үзгәрешләр моны тагын бер кат куәтләде.
Бәйрәм бәйрәм инде – балалар бүләкләр, шат күңел белән таралышты. Ак юл сезгә балалар!
Источник: Срурова Э.И.
К списку новостей