МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
E-Mail: | sad.167@mail.ru, madou.167@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
У нас учат: | 11 |
Все новости детского сада
"Сәйяр" - талантлар җыены
Опубликовано: 09.12.2016Кош канатсыз, кеше талантсыз булмый. Әлеге сүзләр Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында узган “Сәйяр” республика театр фестиваленең йомгаклау этабында еш яңгырады. Катнашучылар бу сүзләрнең дөреслеген чын мәгънәсендә дәлилләде. 167 нче балалар бакчасы да әлеге фестивальдә катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде. Бакчаның театр коллективы конкурска Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен һәм “Бияләй” рус халык әкиятен тәкъдим иткән иде. Нәни артистларның талантына таң калып утырам, дип соклануын яшермәде Дәүләт Советы депутаты, язучы, шагыйрь Разил Вәлиев. Фән һәм мәгариф миистры Энгель Фәттаховның “Иң беренче чиратта, зур рәхмәтемне тәрбиячеләрем һәм укытучыларыма җиткерәм. Бүген сәхнәдә балкыган йолдызчыклар аларның тырышлыгы”, - дигән сүзләре педагоглар йөрәгенә сары май булып ятты. Балалар һәм яшүсмерләрнең талантын ачуга, театр сәнгатенә тартуга юнәлдерелгән “Сәйяр” конкурсының йомгаклау өлеше зур әзерлек белән колачлы узды. Моны педагоглар фидакарь хезмәтләренә югары бәя дип кабул итте. Катнашучылар әлеге чарадан киләчәктә дә мондый чараларда көч сынашу теләге белән янып, канатланып кайтып китте.
Источник: Срурова Э.И.
К списку новостей