МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
E-Mail: | sad.167@mail.ru, madou.167@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
У нас учат: | 11 |
Все новости детского сада
Күз яшьләре белән сугарылган бәйрәм
Опубликовано: 06.05.2016... Татар халкының данлы Сабан туе бәйрәме канлы сугыш афәтенә әверелә - батыр егтеләр бәйрәм мәйданыннан сугыш кырына китә. Бу күренешне балалар шулкадәр үтемле башкарды ки, күзләр генә түгел, йөрәк елады. Җиңү бәйрәменә багышланган чараны музыка җитәкчесе җентекләп, һәр хәрәкәтне уйлап әзерләгән иде. Җиңү шатлыгы белән сугарылган җыр, бию, шигырьләрдән тыш, балалар төрле видео-, аудио- алымнар ярдәмендә әлеге бәйрәмнең асылын тагын да тирәнрәк төшенгәндер.
Биредә әти-әниләрнең дә роле бар. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотоларын, алар турында мәгълүмат тупларга ярдәм итте. Җиңүне якынайтырга булышкан якыннары, бабалары хакында истәлекле видео караганда балаларның да күзләрендә яшь тамчылары җемелдәде. Нәни йөрәкләре әлеге бәйрәмнең кыйммәтен аңлап, киләчәккә тапшыра алса, без дә тәрбияви максатыбызга ирештек дигән сүз.
Җиңү бәйрәменә багышланган чараны карарга килүчеләр дә нык тәэсирләнгәннәрен белдереп, рәхмәт әйтеп киттеләр.
Источник: Срурова Э.И.
К списку новостей