МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
E-Mail: | sad.167@mail.ru, madou.167@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
У нас учат: | 11 |
Все новости детского сада
Әнием-матурым, минем иң якыным
Опубликовано: 09.03.2016Бәйрәмнәр бездә бер-берсен кабатламыйча, үзгә рухта үтә. Чираттагы матур бәйрәм - Әниләр бәйрәме дә бик эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия кичә булды. Балалар җыр-бию һәм шигырьләр аша әниләренә дан җырлады, аларга тирән хөрмәтен белдерде. Иң дулкынландыргыч мизгелләр сабыйларның үзләре ясаган бүләкләрен әниләренә, әбиләренә тапшыру булгандыр, мөгаен. Әниләрнең күңелләре йомшарды –күзләрендә шатлыклы яшь тамчылары күренде. Дүртенче төркем тәрбиячеләре исә әниләргә үзенчәлекле сюрприз әзерләгән иде: “Әниемне ни өчен яратам?” соравына балаларның җаваплары видеролик рәвешендә тәкъдим ителде.
Әлеге бәйрәм кунакларга җылы хисләр белән бергә, дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, күңелле ял минутлары да бүләк итте. Кызыклы ярышлар барышында алар оста хуҗабикәгә дә, модницага да әверелде. Бәйрәм карарга килгән әтиләр дә бәйгеләрдән читтә калмады.
Бакча мөдире Галләмова Гүзәл Гомәр кызы һәр төркем чыгышын шәхсән карап, әти –әниләргә бәйрәм теләкләрен җиткерде: “Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган зур бәхет ул. Бәхетле булыйк, әниле булыйк!”- диде ул.
Источник: Срурова Э.И.
К списку новостей